Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Олы Кайбычтан Әлфия апа бакчасында

    Тирә-юне гөлләргә күмелеп утырган Олы Кайбычтагы бу йортны беренче тапкыр күргәч, әлеге чәчәкләр патшалыгының хуҗалары кемнәр икән дип уйлап куйдым. Соңрак, урамга гына түгел, бөтен авылга ямь өстәп торучы бу өйдә уңган-булган Гарәфетдиновлар гаиләсе яшәвен белдем. Алай гына да түгел, әлеге матурлыкны тудыручы Әлфия апа белән очрашып аралашу бәхетенә дә...

    "Быелгы яңгырлы һава торышы бакчачылар өчен бик үк кулай булмады шул, бакча белән әллә нәрсә мактанып булмый" дип каршы алса да, Әлфия апаларның бакчасында бөтен яшелчә һәм җиләк-җимеш шаулап-гөрләп үсә. Ә чәчәкләре-гөлләре... Алар хакында күп итеп язып булыр иде.
    - Җәй көне гөлләрне тәрәзә төпләреннән өй алдына чыгарабыз. Менә монысы декабрист, ул җылыны яратмый. Төннәрен салкын булды бит, шуңа чәчәкләре белән сөендерде, - диде ул. - Ә монысы рипсалидопсис, исеме катлаулы булгангамы, аны халык телендә пасха гөле дип йөртәләр. Кич белән хуш ис таратучы хойябыз да күп итеп чәчәк атты быел. Башка гөлләрдән аермалы буларак, ул яңа чәчәкләрне элекке урыннан чыгара. Шуңа да чәчәк атып бетте, корыды инде дип, кипкән ботакларын ташларга ярамый. Кислицабыз кич йоклый. Фәнил улым киленем Гөлсем белән икебезгә роза чәчәкләре бүләк иткән иде. Аларны ташламадык, кибеп бетсәләр дә, суда тотабыз. Ул суга үсемлекләрне тамырландыра торган препарат салдык та, хәзер яңа үсентеләр чыгып килә. Аларны бакчага утыртырга уйлап торабыз.
    Розалары, күптөрле миләүшәләре һәм фикуслары, тагын әллә никадәр күз күрмәгән, колак ишетмәгән гөлләре, аларга хас үзенчәлекләр турында озаклап сөйләде Әлфия апа. Кешеләрнеке кебек, үсемлекләрнең төрлесендә төрле холык икән. Кайсына суны еш сибәргә кирәк, кайберләре артык дымны сөйми. Бер ишләрен кая күчерсәң дә чәчәк атып шатландыра, икенчеләре урын алыштырганны яратмый.
    Гөлләр белән танышканнан соң, бакчага чыктык. Монда аерым хозурлык! Әнә, матурлык өчен кое ясап куйганнар. Иске тәгәрмәчләрнең дә кирәге чыккан - аларны кисеп буягач, тәлинкә белән чынаяк барлыкка килгән. Инде ватык-җимерек бу, ташларга кирәк дигән савыт-сабаларга да яңа сулыш өреп, чәчәкләр утыртканнар. Парникның стеналарына хәтле чәчәк рәсеме төшергәннәр. Аның янәшәсендә чәнечкеле энәләре булмаган крыжовник үсә. Егылмый торган, башка бөртек­ле культуралар кебек туры гына үсә торган борчакны да беренче тапкыр Әлфия апаларда күрдем мин. Яшелчәләр, җиләк-җимеш­ләр белән танышканнан соң, чәчәкләргә дә чират җитте.
    - Пионнар чәчәк атып бетерде инде. Роза, лилия, ромашкалар хәзер шау чәчәктә. Ә менә бу настурцияләрнең туксанга якын төре бар дип әйтәләр, - дип дәвам итте бакчачы. - Хоста - күпьеллык үлән, ул күренекле Австрия табибы һәм ботанигы хөрмәтенә шулай дип аталган. Гладиолус белән гиацинт та - күпьеллыклар. Ә газаниянең берьеллык та, берничә ел үстерелә торган сортлары да бар. Менә бу җылы яратучы канналарны без кечкенә чакта зәйтүн гөле дип үстерә идек.
    "Матурлыкны бөтен кеше ярата инде анысы, ләкин аны булдырырга барыбыз­ның да тырышлыгы җитеп бетми шул. Чынлап торып гүзәллек яраткан кеше генә менә шундый чәчәкләр дөньясын булдыра аладыр ул. Моның кадәр тырышлык каян килә сезгә?" дип, сорау­лы карашымны әңгәмәдәшемә төбим.
    - Әнием күп итеп гөлләр, чәчәкләр үстерә иде минем. Кая барса да, аларның үсентеләрен алып кайта иде. Кешегә күрсәтмичә генә алып кайткан гөл бик тиз тамырланып, әйбәт үсә, дип әйтә иде. Аның мавыгуы миңа да күчкән, күрәсең, - диде Әлфия апа. - Авыл җирендә шулай бит инде ул, күбесенчә исем белән эндәшү юк, яратып, Дәү апа, Кечкенә апа, Матур апа диләр. Ә миңа туганнарым, шул гөл-чәчәкләр яратуым сәбәпледер инде, Чәчәк апа дип эндәшәләр. Мин дә барган җиремнән гөл алып кайтам. Чәчәк орлыкларын да сатып алмыйм, үзем ясыйм яки кая орлыкланган чәчәк күрсәм, шуннан җыям. Аларны үстереп ямь табам, ләззәт алам.
    Язмам герое тумышы белән Түбән Новгород өлкәсеннән. Аның әнисе шул шәһәрнеке булган, әтисе бирегә торф эшенә килгәч танышканнар. Әлфия­ләренә ике яшь булганда, әтисенең туган ягы Олы Кайбычка күченеп кайталар. Әлфия апа шушында үсә, укып белем ала, эшли, кияүгә чыгып, тормыш иптәше Фирдәвес белән Фаил, Фидаил һәм Фәнил исемле өч ул үстерәләр. Тормыш иптәшенең вафат булганына да 25 ел инде. Бакча гөлләренә генә түгел, тормыш чәчәкләре - балаларына да тәрбия биргән кеше ул Әлфия апа. Утыз еллап, башта тәрбияче, аннары мөдир булып балалар бакчасында эшләп, хөрмәт казанган. Сигез оныкның яраткан дәү әнисе булган Әлфия апа Гарәфетдинова күптән инде лаеклы ялда. Үзе белән бергә яшәүче улы Фәнил һәм килене Гөлсем аның төп ярдәмчеләре. Күптән түгел генә яшьләр Булат белән Фәрхәт исемле улларына сеңелкәш итеп бәләкәй Динәне алып кайтты. Гомере буе балалар арасында эшләп, аларның икенче әниләренә әверелгән Әлфия апа хәзер онык­ларын тәрбияләшергә ярдәм итә. Сезнең сыман яшәү ямен тоеп яшәүчеләр бик бәхетле алар, Әлфия апа!

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: