Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Олы Подберезье мәктәбе музее “Иң яхшы музей” республикакүләм бәйгесендә җиңү яулады

    Идел буе федераль округының "Җиңү" иҗтимагый проекты кысаларында үткәрелгән "Иң яхшы музей" (музей экспозицияләре) республикакүләм бәйгесенә йомгак ясалды.

    1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы вакыйгаларына багышланган һәм яшьләргә хәрби-патриотик тәрбия бирүгә юнәлдерелгән әлеге бәйгедә мәктәп, көллият һәм техникумнар катнашты. Анда республикабызның төрле шәһәр һәм районнарыннан 70 кә якын эш кабул ителде. Бәйге нәтиҗәләре буенча, безнең районның Олы Подберезье мәктәбе җиңү яулады. Икенче урынга Түбән Кама шәһәренең аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүче 27 нче урта мәктәбе һәм Казан шәһәренең 177 нче лицее лаек дип табылды. Өченче урынны Кукмара районының Манзарас урта мәктәбе, Спас районының Ким урта мәктәбе һәм Чүпрәле районының Кече Чынлы урта мәктәбе алды. 7 майда иң яхшы музей җитәкчеләре Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәре катнашында үткән тантанага чакырылды. Анда Олы Подберезье мәктәбе музее җитәкчесе Екатерина Елисеева һәм 11 класс укучысы Маргарита Баканова да катнашты. Очрашуда Татарстанның мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов безнекеләргә диплом һәм "Советлар Союзы Геройлары" китабын тапшырды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: