Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Олы Подберезье мәктәбе укучысы Дарья Чекмарева республика бәйгесеннән диплом һәм сертификат белән кайтты

    "Путешествие к истокам" дип аталган республика бәйгесенә йомгак ясалды. Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашкан 33 укучы арасында Олы Подберезье мәктәбеннән Дарья Чекмарева да (җитәкчесе Екатерина Елисеева) бар иде.

    Әлеге бәйгенең максаты - яшьләрне Татарстанда туризм үсешенә, республика мәдәни мирасының туристлык инновацион проектларын тормышка ашыру, туристлык үзәкләрен үстерүгә җәлеп итү. Шулай ук, туган якның мөһим туристлык ресурслары, тарихи һәм мәдәни мирасы турында белемнәрен күтәрү юлы белән, патриотлык хисе тәрбияләү. Бәйгедә катнашып, "Сельский туризм по удивительным местам Кайбицкого района" дип аталган эше өчен Дарья 3 дәрәҗә диплом белән бүләкләнде. Анда ул Олы Кайбыч - Кече Подберезье - Турминский - Олы Подберезье - Каргала - Пләтәни" экскурсия маршрутын тәкъдим итте. Аңа китаплар алу һәм аквапаркка керү өчен сертификат бүләк иттеләр. Җиңүчеләр башкала буйлап ике сәгать экскурсия кылды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: