Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Олы Подберезьеда авылдагы күл тирәсен чистарталар

    2016 ел Татарстанда Су саклау зоналары елы дип игълан ителде. Елга-күлләребезне саклау барыбызның да уртак бурычы ул.

    Олы Подберезье авыл җирлегендә 19 гыйнвардан авылның Карл Маркс урамындагы күл тирәсен чистарта башладылар. Авыл җирлеге башлыгы Федор Чекмарев әйтүенчә, "Татмелеорация" оешмасының Буа районындагы филиалы бу эшне узган елның көзендә үк башлаган. Алар Кыр урамындагы күлнең тирәсен куак, агачлардан арындырган, күлне тирәнәйтеп, ярларын ныгыткан. Район башкарма комитеты җитәкчесе Алексей Макаров сүзләреннән аңлашылганча, монда Бәрле елгасы ярлары да чистартылачак. Әлеге игелекле эш Татарстан Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының 2014-2020 елларда Татарстанда табигый ресурсларны кабат җитештерү һәм куллану, әйләнә-тирә мохитне саклау программасы буенча алып барыла. Моның өчен акча министрлыктан бүлеп бирелгән.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: