Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Олы Подберезьеда модульле ветеринария пункты төзелә

    Быел Олы Подберезье авылында да модульле ветеринария пункты ачылачак. Әлеге пунктның бинасы инде сафка баскан, хәзер эчке эшләр алып барыла.

    Районның баш ветеринария врачы Илсур Зыядиев хәбәр иткәнчә, әлеге пункт Олы Подберезье, Кече Подберезье, Сосновка, Каргалы, Пләтәни авылларына хезмәт күрсәтәчәк. Ветеринария белгечләре фермалардагы гына түгел, шәхси ярдәмче хуҗалыкларда асралучы терлекләрне дә дәвалый һәм профилактик чаралар үткәрәчәк. Узган елларда шундый участок ветеринария пунктлары Колаңгы һәм Ульянково авылларында ачылган иде.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: