Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Олы Подберезьеда яшәүче Валентина Кошкинаның җаннарны кузгатырлык балачак хатирәләре

    Ул вакытта колхозда атлар бигрәк тә күп иде. Авылда ат карарлык та ир заты калмады дияргә дә була. Атларны да хатыннар, кызлар карады. Эш атларын ашатырга, иртә-кич коедан су алып, зур тигәнәгә салып эчерергә кирәк. Коесы да чыгырлы кое бит әле аның!

    Күпме авыр эшләрдә йөрткәннән соң, ат караучы булмагач, әнине ат караучы итеп куйдылар. «Әйдә, читтә йөргәне булмас, балаларым алдымда булыр», - диде ул эшкә кергәндә.

    Атлар карый башлагач та аңа җиңел булмады инде. Шулай да мин мәктәптән кайткач, әни янына йөгерәм. Печәнлеккә менеп печән алам, монысы сиңа, менә сиңа да, дип атларның барысына да азык биреп чыгам. Әнидән атларның кушаматларын сорыйм. «Бурлы», «Нюрка», «Кырди», «Саркы» дип һәммәсе белән дә таныштыра ул. Атларны ашатам да асларын чистартып чыгам. Шулай барып йөри торгач, атлар тәмам ияләште үземә. Мине кешнәп каршы ала башладылар. Миңа шатлык, миаларны тагын да яхшырак карыйсым килә! «Саркы» кушаматлы зур алашаны миңа чаклы беркем дә яратмаган күрәсең. Мин аны чистартам, тарыйм, ялларын үрәм. Дуслаштык ат белән.

    Бер көнне атлар йөгереп болыннан кайтып баралар иде. Ә миңа бәрәңге сызарга ат кирәк, диделәр. Юл уртасына чыгып бастым да, «Саркы», «Саркы» дип кычкырырга керештем. Атлар чабышып уза, ул да узып киткәндер инде дисәм, Саркы зур гәүдәсе белән көтүдән ышыклап алдыма килеп туктады. Кулымда йөгән дә юк, булса да, буем җитмәс иде. Бөтен атлар да узып киттеләр, ә Саркы минем янда өебез каршында туктап калды.

    Көндезге ашату-эчерү эшләре бер хәл, менә җәй көннәрендә, төнлә ат көтәргә китәләр иде әниләр. Алар безнең күрше Маня апа белән икесе бергә көтте.

    Берсендә караңгы, бик каты чык төшкән төн була. Болында печән озын, кулларына таяк тотып, әниләр йөри. Атлар арасында тайлы бияләр дә бар. «Чык төште, салкынча. Күрше апа бер якта, мин бер якта торам, - дип сөйли әни. - Кап-караңгы, нигәдер атлар пошкыра һәм тыпырчына башлады. Атлар янына якынрак килсәм, алар куркып китте һәм араларыннан нәрсәдер сикереп чыкты. Тагын, тагын берәү... Бүреләр икән дип уйладым. Алар икенче якка киткәч, артларыннан йөгердем, үзем күрше апага, исәр бүреләр килгән дип кычкырам. Аннан әйләнеп килгәндә көтү арасыннан тагы бер бүре сикереп чыкты. Карасам, тайны буып өлгергән бу. Ашый алмаган, тик үтергән

    Әнинең киемнәре юпь-юеш­­­ була­­­. «Әй, үзем үлсәм, ичмасам, җаным тыныр иде, ничек түләрмен инде, «Бурлы» таен бүре буды,» - дип әнием өзгәләнеп елаган.

    Эх, син, минем күп хәс­рәтле әнием! Күпме газап­лар күреп безне үстереп, йөрәкләрне елатырлык итеп язган хатларың белән миңа зур таянычым һәм маягым булдың. Гомерең буе намусыңны саклап әтие­м­не көтсәң дә, бер күрешергә насыйп булмады шул сезгә. Нигә язмышыгызга бер күрешү язмады икән Ходай? Әле хәзер дә ул турыда уйлансам, кайнар күз яшьләрем күкрәгемә тәгәри. Әнием минем! Мин атлар янына барып, синең газапларыңа карап, кайчан үтәр икән бу сабый чак­лар, мин үсеп, кеше булып, сиңа әз булса да ярдәм итә алырмынмы дип хыяллана идем. Мин юл ярып, чит җирләрдән синең янга үз бурычымны үтәргә кайтканымны аңладыңмы икән, сөеклем минем?!

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: