Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Олы Подберезьедан Игорь Чекмарев контракт буенча хезмәт итәргә карар кылган

    Редакциягә әтисе Юрий белән бергә керде әле шушы көннәрдә генә армиядән кайт­кан солдат. Әтиле-уллы Чекмаревларның шатлыгы йөзләренә чыккан. Чөнки бер ел армия вакыты узып киткән, исән-сау очрашырга насыйп булган.

    - Армия - тормыш мәктәбе, дип юкка гына әйтмиләр. Мин анда бик күп нәрсәгә: дусларның кадерен белергә, хәрби техникада йөрергә, тәртипкә, пөхтәлеккә өйрәндем, - ди Россия Кораллы Көчләре составында хәрби бурычын үтәп кайткан Олы Подберезье авылы егете Игорь.
    Кече сержант Игорь Ерак Көнчыгыш хәрби округында Чик буе районының Сергеевка авылында урнашкан хәрби частьтендә, махсус гаскәрләр составында хезмәт иткән. Аның сөйләвенчә, махсус гаскәрләрдә хәрби разведкада хезмәт иткәч, солдат техниканы да, кул көрәшен дә яхшы белергә, парашюттан да сикерергә тиеш.
    Армия сафларына алынганчы ул Канаш шәһәрендәге төзелеш техникумын тәмамлаган.
    - Армиядә хезмәт иткәндә миңа бер ел эчендә тугыз тапкыр парашюттан сикерергә туры килде. Хәрби техниканы да кызыксынып өйрәндем. Шуңа да контртакт буенча хәрби хезмәтне дәвам итәргә уйладым. Әти-әни, туганнарым белән даими элемтәдә тордым, махсус гаскәрләрдә (спецназ) хезмәт иткәч, айга бер генә шалтыратыр­га рөхсәт итәләр иде, - ди Игорь.
    Яшь солдатны без редакциядә озак тоткарламаска булдык, чөнки аны туган нигезендә әнисе Ольга, сеңлесе Аня һәм энесе Артем көтә. Аңа алдагы хезмәтендә уңышлар юлдаш булсын.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: