Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Олы Урсак Сабантуе мизгелләре

    Олы Урсак Сабантуенда көрәш батырлары белән бергә игенче-терлекчеләрне олылау иң матур традиция.

    Быел да бездә язгы кыр эшләре оешканлык белән узды. Мәйдан уртасында батырлар көч сынашты. Бертуктаусыз музыка яңгырады,кемдер җырлады, биеде, уңган кызлар йөгерә-йөгерә су ташыды. Чүлмәк ватучыларга көч биреп тордылар. Кинәт мәйдан, тын калып, чабышып килүче атларга юл ачты. Беренче урынны елдагыча Илгизәр Кәримов, икенчене - Илһам Кәримов, өченче урынны Фәрит Камалетдинов алды! Бәйрәмдә иң көтеп алынган мизгелләрнең берсе - ул милли көрәш. Быел абсолют батыр Раушан Зәйнуллин булды. Батыр егет иңсәсенә тәкә салу - Сабантуйның гомерлек символы, бизәге ул.
    Без Сабантуй кунаклары белән дә аралаштык.
    Хәлимә Хәмзина: Урсак Сабан туе бик күңелле үтте. Янгыр яуса да, һәркемнең күңеле күтәренке иде. Һәркем җәйнең менә шулай матур итеп башланып китүенә шатланды дип уйлыйм.
    Марат Зиннәтуллин: Һәр ел саен бәйрәмнең кызыклы уеннарында катнашып, көрәш, ат чабышын карау бик рәхәт булды. Туганнар белән күрешеп, түгәрәк өстәл артында күңел ачу -үзе бер гомер!

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: