Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Олы Урсакта Бөек Җиңүнең 71 еллыгын билгеләп үттеләр. Фотолар.

    Митингка Олы Урсак авылының тыл хезмәтчәннәре, сугыш чоры балалары, авыл халкы, яшьләр җыелган иде.

    Тантананы Олы мәктәп директоры Рамил Нуриев башлап җибәрде. Башкарма комитет җитәкчесенең икь тисад мәсьәләләре буенча урынбасары Эльвира Заһидуллина авыл халкына район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинның котлау сүзләрен ирештерде. Авыл җирлеге башлыгы Габбас Зиннәтуллин, ветераннар Советы рәисе Фариз Зәйнуллин да изге теләкләрен җиткерде.


    Мәгариф ветераны Фәһим ага Гыйниятуллин авылдашлары күңелендә Бөек Ватан сугышы хатирәләрен яңартты.
    Олы Урсак авыл җирлегеннән фронтка 685 кеше киткән, шуларның 481е мәңгелеккә яу кырында ятып калган.
    Олы Урсак урта мәктәбе укучылары концерт куйды. Мәктәп ашханәсе пешекчеләре авылдашларын солдат боткасы белән сыйлады. Соңыннан мәктәптә тыл хезмәтчәннәре, сугыш чоры балалары өчен чәй табыны әзерләнгән иде.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: