Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Олы Урсакта «Кайбыч таңнары» газетасы призына чаңгы ярышы узды

    "Кайбыч таңнары"ның матур традициясе бар: туган көне алдыннан ел саен чаңгы спортын яратучыларны бергә җыя. Без газетабыз битләрендә халкыбызда сәламәт яшәү рәвеше тәрбияләүгә, аларны спортка тартуга зур игътибар бирәбез, ә спортчыларның ярышларда катнашуларын, уңышларын даими яктыртабыз.

    Чаңгы ярышыбыз, гадәттә, Олы Кайбычтагы мәйданда узса, быел Олы Урсакны сайладык. Беренчедән, бу авылда бөтен таләпләргә туры килгән чаңгы юлы бар, икенчедән, мондагы газета укучыларыбыз белән очрашасыбыз килде. Аннан соң, иртәнге сәгатьләрдә бу авылда Бөек Ватан сугышы ветераны, шушы төбәкне үстерү өчен зур көч куйган Габделхәй Зиннәтуллинның якты истәлегенә мәктәп укучылары арасында ярыш узды. Газетабыз призына ярыш та Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган иде. Аннан соң, безнең ярышны үткәрүдә быел да Яшел Үзән шәһәрендә яшәүче якташыбыз - Олы Кайбычта туып-үскән Рәшит Ярхәмов хәйрия ярдәме күрсәтте. Заманында аның әтисе Фәсхетдин ага да колхоз рәисе булган, матур эшләре белән үзеннән соң тирән эз калдырган шәхес. Быел аның тууына 100 ел тула, бу юлы ярдәмне шул уңайдан күрсәтте. Рәшит абыйның бар теләге - Кайбыч төбәге алга таба да чәчәк атсын, ата-бабалары эшен дәвам итүче яшьләр сәламәт, тәрбияле булсын. Ә балалар төбәгебезнең күренекле кешеләрен, тарихыбызны белеп үсәргә тиеш. Ярышның әнә шул уртаклыклары берләштерде дә инде безне.

    Иртән көн салкын булса да, көндезгә таба язгы кояш нурларын мулрак чәчә башлады. Олы Урсакта чын бәйрәм атмосферасы: авыл халкы ярыш карарга килгән, районның төрле авылларыннан спортчылар җыелган. Мәктәп директоры Рамил Нуриевның капка төбе исә кышкы чәйханәгә әйләнгән: өстәлдә самавыр кайный, табада кайнар коймак пешә. Кем тели шул барып сыйлана һәм ... бушка! Авыл җирлеге башлыгы Габбас Зиннәтуллин ел саен шулай оештыра бәйрәмне.

    Кулларына чаңгы тоткан малай-кызлар, яшьләр эшләре, физкультура һәм спорт бүлеге начальнигы Юрий Михайлов ярыш шартлары белән таныштырганнан соң, стартка басты.

    Авыл агайлары шактый күп килгән иде монда. Барысы да газета хезмәткәрләренә эшләгән еллары, бүгенге тормышлары турында сөйләде. Берәм-берәм укучылар финиш сызыгын уза башлады. Арадан бер-икесе бөтенләй үк хәле бетеп килде.

    - Үз авылларында тигез чаңгы юлларында гына йөреп өйрәнгәннәр алар. Безнеке бит әнә бормалы-бормалы, тау менеп, тау төшәсе. Олы Урсак чаңгычыларына анда йөрү бер ни тормый. Өйрәнеп беткәннәр инде алар, - диде авыл фельдшеры Асия Әхмәтҗанова, малайларга беренче медицина ярдәме күрсәтеп. - Куркырлык әйбер юк, сәламәтлекләренә куркыныч янамый.

    Олы Подберезье мәктәбе укучысы Виталий Феклинга ярыш бик охшаган:

    - Мондагы чаңгы трассасы - чын экстрим. Мөмкинлек булса, Олы Урсакка чаңгы шуарга көн дә килер идем, - диде ул.

    Ун команда арасыннан җиңүчеләр түбәндәгеләр булды. Тугызынчы класска кадәрге командалардан - Олы Урсак (беренче урын), Олы Кайбыч (икенче), Хуҗа Хәсән (өченче). Унберенче класска кадәр: Олы Урсак, Олы Кайбыч, Олы Подберезье - беренче-өченче урыннарда. Оешмалар арасында беренче урын - Олы Урсак авыл җирлеге, Кайбыч полиция бүлеге - икенче, Олы Подберезье авыл җирлеге - өченче урыннарда. Өч кубок та кабат Олы Урсакта калды!

    - "Кайбыч таңнары"на язылмыйча калганыбыз юк, - диде өлкән яшьтәге Әгъзам ага Галиев, укучылар ярышка киткәч. - Район яңалыклары белән танышып барабыз. Бассейн ачылу турында да шуннан укып белдек. Үзем 40 ел буена тракторда эшләдем.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: