Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Опера сәхнәсе йолдызы Галия Кайбицкая әйтеп калдырган күңелгә үтеп керерлек сүзләр

    Районыбызның 25 еллыгы уңаеннан үткәрелгән тантанада Кайбычны таныткан күренекле якташларыбызны да искә алдылар. Шуларның берсе - опера сәхнәсе йолдызы Галия Кайбицкая. Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисты, Борындык авылында туып-үскән талантлы кызыбыз Гөлчәчәк Гайфетдинова ул көнне Кайбыч Галиясе образында иде. Аның чыгышын укучыларыбызга да тәкъдим итәбез.

    Туган як! Искиткеч матур яңгырашлы җылы сүз. Туган җиреннән читтә яшәүчеләр күңелендә ул сагыш уята, ә минем күңелемдә бары тик горурлык хисен. Кайбыч ягын, аның халкын мин һәрвакыт җылы бер хис белән искә ала идем. Заманында ятим калган әтием Мотыйгулланы үз акчаларына укырга жибәргән, Каһирәгә кадәр барырга мөмкинлек биргән - Кайбыч якташларым! Сез әтиемнең сәләтен күрә белгәнсез, укысын, кеше булсын дигәнсез, бөтен авыл белән юл кирәк-ярагы җыйгансыз...

    Әтинең күнеленә балачактан сеңеп калган ярдәмчеллек, өметле, сәләтле җаннарны күтәрергә омтылуы да авылдашларына булган чиксез бурычын кайтаруы иде. Ул рәхмәт сүзе, еллар узгач, абыем Әдхәм Кайбицкий оештырган татар театр труппасы спектакльләре, икенче абыем Камил Мотыйгыйның көйләре, мәкаләләре, әти үз баласы кебек тәрбия кылган Габдулла Тукай иҗаты аша да ишетелде. Инде мин үземнең җырларым, рольләрем аша шул рәхмәтне сезгә җиткерү бурычы белән янам... Рәхмәт сезгә! Кайчандыр мин «Гомерем булып, һичьюгы бер гәҗит битенә керерлек кенә булса да хезмәт куя алсам, мине Галия Уральская да, Галия Казанская дип тә түгел, ә Галия Кайбицкая дип искә алырсыз», дип әйткән идем. Онытмадың, рәхмәт сина, Кайбычым!

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: