Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Отчет-сайлау җыелышлары башлана

    24 сентябрьдән "Бердәм Россия" Бөтенроссия сәяси партиясенең Кайбычтагы җирле бүлегенең беренчел бүлекчәләрендә отчет-сайлау җыелышлары башлана.

    Бу атнаның дүшәмбесендә партиянең Кайбыч җирле бүлеге башкарма комитеты җитәкчесе Рушания Лотфуллина беренчел бүлекчәләр секретарьлары белән очрашты. Әлеге очрашуда ул отчет-сайлау җыелышлары үткәрү тәртибендәге яңалыклар белән таныштырды, взносларны үзвакытында җыю мәсьәләсенә тукталды. Һәр беренчел бүлекчәдә дә альтернатив сайлаулар уза, ягъни беренчел бүлекчә секретарына ике кандидатура тәкъдим ителә. Партия әгъзалары алар арасыннан иң лаеклысын сайлап алачак.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: