Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Пенсия арта!

    Кайбычтагы эшләүче пенсионерлар август аенда пенсияне артыграк алачак.

    Россия Пенсия фондының Кайбычтагы бүлеге хезмәткәрләре райондагы 716 эшләүче пенсионерның хезмәт пенсиясенең страховка өлешен арттырды. Аның уртача күләме 21 сум 48 тиенгә артты һәм узган елның 1 августыннанагымдагы елның 31 июленә кадәрге чорга өстәмә түләүнең гомуми суммасы 606 мең 529 сум тәшкил итте.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: