Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Президент баяны кайбычлыларга җиңү китерде

    Кайбыч балалар сәнгать мәктәбендә укучы булачак баянчылар Чистай шәһәрендә узган "Кама мозаикасы" республика смотр-бәйгесеннән зур җиңү белән кайтты.

    Бәйгедә Татарстан шәһәр-районнарындагы музыка, балалар сәнгать мәктәпләренә йөрүче өч йөзгә якын укучы катнашты. Анда Кайбычтагы сәнгать мәктәбендә халык уен кораллары бүлегендә Зөлфия Яруллина кул астында шөгыльләнүче Иске Чәчкаб мәктәбе укучылары - игезәкләр Рамил белән Ранис Гаттаровлар парлап уйнады һәм өченче урынны яулады. Аларга баяннарны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүләк иткән иде. Мөрәледән Булат Сибгатов бәйгедә актив катнашканы өчен Мактау кәгазенә лаек булды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: