Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Рамазан ае тәмам. Кайбычта Ураза гаете ничек үткән?!

    Изге Рамазан ае да узып китте. 5 июль - Ураза гаете көнне районыбызның барлык мәчетләрендә дә бәйрәм намазы яңгырады.

    Олы Кайбыч авылы мәчетендә дә алма төшәрлек тә урын юк иде. Өлкәннәр генә түгел, урта яшьтәгеләр, яшьләр, үсмерләр дә мәчеткә килгән.
    Гаеткә килүчеләрне район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин кайнар котлады һәм Рамазан аенда савап­лы гамәлләрнең күп булуына шатлануын белдерде. Ата-бабаларының матур эшләрен дәвам итүчеләргә тирән рәхмәтен әйтте. Чөнки мөселманнар яшәгән барлык авыл җирлекләрендә дә ураза тотучылар өчен ифтар спонсорлар ярдәме белән әзерләнде.
    - Үзем шактый гына авылларда ифтарда катнаштым. Гаеткә берничә көн кала Мөрәле, Чүтидә дә зурлап үткәрделәр аны. Ураза тотучылар арасында яшьләрнең дә шактый булуы куандыра. Димәк, ата-бабаларыбызның гореф-гадәтләре, буыннар бәйләнеше саклана. Халыкның иманга кайтуы мактаулы күренеш. Барыгызга да исәнлек-сау­лык, гаиләләрегездә татулык, ил-көннәребезнең тыныч, күкләребезнең аяз булуын телим, - диде ул.
    Район мөхтәсибе Дамир Гыйниятуллин Рамазан аенда ураза тотучыны ашатучы кешенең зур савап алуын әйтеп узды: "Аллаһ юмарт һәм Ул юмартлыкны сөядер". Ураза гаетенә җыелучыларга ул олы гөнаһлардан саклану турында вәгазь дә сөйләде. Аннан соң бергәләп бәйрәм намазы укыдылар, сәдакаларга дога кылдылар.

    Бу көнне мөселман дөнья­сы ял итте. Һәркем әлеге олуг бәйрәм белән әти-әнисен, туганнарын, дусларын, гаиләсен котлады, бүләкләр бирде.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: