Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Район Балалар сәнгать мәктәбе укучылары - “Нурлы Казан” дип исемләнгән бәйге дипломантлары

    Күптән түгел Казандагы дүртенче Балалар сәнгать мәктәбендә "Нурлы Казан" дип исемләнгән беренче Халыкара пианиночылар бәйгесе узды.

    Яшь талантларны барлау, аларның иҗади мөмкинлеген үстерү, педагогларның һөнәри тәҗрибәләре белән уртаклашуы, халыкара һәм төбәкара иҗади бәйләнешне ныгыту максатында үткәрелүче бәйгедә Балалар сәнгать мәктәбе укучылары да катнашты. Азизә һәм Нәзилә Гыйр­фановалар "Фортепиано ансамбльләре", фортепиано буенча педагог Резедә Хисамова һәм Адилә Гаттарова "Укытучы-укучы" номинациясендә чыгыш ясады һәм 358 катнашучы арасында дипломант исеменә лаек булды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: