Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев:» “Каты көнкүреш калдыкларын түккән өчен вакытында түләмәүчеләр дә бар әле”

    Авыл районнары арасында каты көнкүреш калдыкларын җыюны оештыру буенча безнең Кайбыч иң яхшылар рәтендә. Район операторы бу эшне җайга салуга да карамастан, бездә дә аерым проблемалар бар әле. Әлеге мөһим мәсьәләне үзенең ныклы контролендә тотучы район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев белән әңгәмәбез шул хакта.

    – Рәмис Рафисович, барлык авыл җирлекләрендә дә көнкүреш калдыкларын түгү җайга салынды, халык та моңа күнекте. Ә менә күрсәтелгән хезмәткә түләү мәсьәләсе ничегрәк тора?
    – Форсаттан файдаланып, хезмәт күрсәтүнең әлеге төренә вакытында түләп баручыларның барысына да тирән рәхмәтемне белдерәм. Алар башка төр коммуналь хезмәтләргә дә, калдыкларны капчыкларда җыеп киткән өчен дә исәп-хисапны айныкын айга ясап бара. Әмма, ни кызганыч, безнең чүп юк, дип түләмәүчеләр дә очрый шул әле. «Узган айларда түләмәдем бит, бу юлы да килеп сорамаслар», дип уйлаучылар да бар, әмма алар тирән ялгыша. Акча таләп итмәгән очраклар да булгандыр, чөнки без клиентлар базасын тәртипкә китердек. Моннан алдагы мәкаләдә язганча, квитанцияләр тутыру өчен мәгълүматларның бердәм базасын булдырдык, бу юнәлештә гаять зур эш башкарылды. Кайбер кешеләр прописка буенча яшәмәскә дә мөмкин. Аларга прописка  буенча да, фактик яшәү урыны буенча да квитанцияләр китермәсеннәр өчен, авыл җирлегеннән справка алып килеп бирү дә җитә. Безнең сүзгә колак салучылар бер генә квитанция ала. Киресе булган очракта, моны хәзер дә төзәтергә мөмкин, сезгә исәп-хисапны яңадан ясаячаклар. Ә инде аңлы рәвештә бурыч җыеп ятучыларга аны барыбер түләргә туры киләчәк. Кайберәүләрнең бурычы шактый күп, ул меңнәр белән исәпләнә, хәзер аны суд аша түләттерү механизмы эшли башлады.

    – Сез каты көнкүреш калдыклары түккән һәм энергия­дән файдаланган өчен  кулланучыларга бер генә квитанция килә башлый дигән идегез. Бу кайчанрак була?
    – Мәгълүматлар базасын чагыштыру ахырына якынлашып килә һәм кайбычлылар яңа елдан соң бердәм квитанция ала башлаячак. Сүз дә юк, көнкүреш калдык­лары түккән өчен шушы көнгә кадәр түләмәүчеләрнең гыйнвар аенда килгән квитанцияләрендә зур сумма күренәчәк. Шуңа да бурычларыгыздан котылырга тырышыгыз.

    – Көнкүреш калдыкларын җыю кечкенә авылларда да оештырылганмы?
    – Район операторы Рөстәм Хикмәтуллин бу эшнең барлык нечкәлекләренә дә төшенде, зур авылларга гына түгел, Пләтәни, Каргалы, Воскресенский кебек башка кечкенә авылларга да барып җитте. Авыл кешеләре элегрәк чүп-чарын теләсә кайда түгеп, елга-күл буйларын, болын, тыкрыклар, чокырлы урыннарны пычратса, хәзер инде аны капчыкларда билгеле урынга чыгарып куя һәм аны махсус машина төяп китә. «Безнең хуҗалык­та чүп-чар да, көнкүреш калдыклары да юк», диючеләр белән һич кенә дә килешмим. Без бит КамАЗларның һәр авылдан машина тулы капчык төяп китүләрен күрәбез. Калдыклар һәр хуҗалыкта бар, аны я тиешле булмаган урынга түгәләр, күмеп куялар, яндыралар, әмма бу рөхсәт ителми.

    – Ә зур күләмле калдыкларны кая куярга? Мәсәлән, киселгән агач ботакларын, иске йорт җиһазларын.
    – Предприятие андый калдыкларны да җыярга әзер, алар арбалы тракторны шул максатта алды да инде. Әмма бу төр хезмәт күрсәтү өчен аерым түләргә кирәк. Бәясе турында да алдан сөйләшеп кую мәслихәт. Арба тулы булсын өчен, башка авылдашларыгыз белән берләшергә дә мөмкин.
    Сүземне йомгаклап шуны әйтәсем килә: без федераль законнар нигезендә эш итәбез. Каты көнкүреш калдык–ларын түгү буенча хезмәт күрсәтү оператордан зур чыгымнар сорый, шуңа да һәр хуҗалыкта аңа вакытында түләп барырга кирәк. «Мин килешүгә кул куймадым, бездә калдыклар юк», дигән сылтауларга һич кенә дә урын юк. Туган җиребезне чиста тотыйк, гомуми кагыйдә­ләрне төгәл үтәргә кирәк, хөрмәтле кайбычлылар!

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: