Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин бар көчне урып-җыюга юнәлдерергә, эшне сыйфатлы итеп башкарырга кирәклегенә басым ясады

    2 августта Игенчеләр сараенда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов катнашында видеоконференция режимында киңәшмә узды. Быелгы уңышны җыеп алуга багышланган әлеге киңәшмәдә район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе хезмәткәрләре, хуҗалыклар җитәкчеләре катнашты.

    Министр үз чыгышында быелгы урак чорының үзенчәлекләренә тукталды. «Республика кырларында уңыш потенциалы югары, - диде Марат Әхмәтов. - Әмма күп нәрсә безнең оешканлыкка бәйле, бигрәк тә урып-җыю аенда - августта. Быелгы урак җиңел булмаячак, алдагы елларда уракка июль уртасында төшкән булсак, быел бу мөһим эшкә август башында, ягъни, ике атнага соңгарак калып тотынабыз. Көн озынлыгы да бер сәгатькә кыскарып өлгерде. Август аена һава торышы фаразына караганда, аның яртысы яңгырлы булачак. Шуңа күрә яхшы көннәр көтүдән мәгънә юк, - диде министр. - Бүгенге көннән министрлык тарафыннан уракта эшләүче экипажлар мониторингы уздырыла башлый. Районнарның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре атнага ике мәртәбә башкарылган эш турында мәгълүмат бирергә тиеш булалар. Чөнки Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан урып-җыю йомгаклары буенча алдынгы экипажларны бүләкләргә дигән карар кабул ителде.»
    Әлеге видеоконференциядән соң, Альберт Рәхмәтуллин бездәге авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре катнашында киңәшмә үткәрде. Ул бар көчне урып-җыюга юнәлдерергә, эшне сыйфатлы итеп башкарырга кирәклегенә басым ясады. "Бүгенге көндә безнең өчен урактан да мөһимрәк мәсьәлә юк. Чөнки кырларда иген язмышы хәл ителә", - диде ул.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: