Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин Кайбыч энергетикларын һөнәри бәйрәмнәре белән котлый

    22 декабрьдә районыбыз энергетиклары һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә. Кайбыч муниципаль районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллин райондагы электр челтәре оешмасы, «Татэнергосбыт» ААҖнең Кайбычтагы офисы хезмәткәрләрен, хуҗалыклардагы электрикларны һәм энергетика ветераннарын һөнәри бәйрәмнәре белән ихлас тәбрикли.

    "Хөрмәтле энергетика тармагы хезмәткәрләре һәм ветераннары! Сезне чын күңелемнән һөнәри бәйрәмегез белән тәбрик итәм. Энергетика - икътисадның нигезен тәшкил итүче тармак. Аның уңышлы эшчәнлеге нәтиҗәсендә йортларда, производствода иминлек һәм тынычлык хөкем сөрә. Сез кайбычлыларны, предприятие һәм оешмаларны яшәешне аннан башка күз алдына да китереп булмый торган әйберләр - электр энергиясе һәм җылылык белән тәэмин итәсез. Энергетика тармагы ветераннарына аерым ихтирам сүзләрен җиткерәм, яшь буын, нәкъ менә сездән эш тәҗрибәсен кабул итеп алып, уңышлы куллана бит. Энергетик хезмәте зур һөнәри осталык, җаваплылык һәм тәртип таләп итә. Сезгә сәламәтлек, иминлек, авыр һәм кирәкле эшегездә уңышлар телим!"

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: