Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин Кайбыч халкын, районыбыз кунакларын 1 Май – Яз һәм хезмәт бәйрәме белән котлый

    «Хөрмәтле кайбычлылар! Яз һәм хезмәт бәйрәме - 1 Май уңаеннан эчкерсез котлауларымны кабул итегез.

    Бу бәйрәм төрле буын вәкилләренең күңеленә якын, шуңа күрә аны халык бәйрәме дип санарга була. Хезмәт сөючәнлек, игелеклелек, үзара яр­дәмчел булу - районның һәр кешесенә хас сыйфатлар. Бүген дә якташларыбыз тырыш һәм намуслы хезмәтләре белән район һәм Татарстанның социаль вәзгыятенә зур өлеш кертә. Яз һәрвакыт яңа көч һәм бетмәс-төкәнмәс дәрт-дәрман алып килә. Моны уңай үзгәрешләр өчен файдаланырга кирәк. Язгы кыр эшләрен уңышлы башкарып чыгуыбызга ышанам.

    Сезгә имин хезмәт, бәхетле тормыш, нык сәламәт­лек һәм һәр йортка иминлек телим».

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: