Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин: “Президент авызыннан шундый сүз чыккан икән, димәк, субсидия булачак”

    Бүген Татарстанның Хөкүмәт йортында узган брифингта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов районнарга визиты вакытында шәхси ярдәмче хуҗалыкларда терлек асраучыларның, субсидия булырмы икән, дип күп сораулар бирүе турында әйтте.

    Президент аграр министр Марат Әхмәтовка республиканың Икътисад министрлыгы белән берлектә әлеге мәсьәләнең схемасын эшләргә тәкъдим итте. "Бу шәхси ярдәмче хуҗалыклар өчен кирәкле субсидия",- диде Рөстәм Миңнеханов. Сыер-кәҗәләргә бирелүче әлеге субсидияне узган елларда кайбычлылар да алды. Брифинг бөтен район башлыклары, җитәкчеләр катнашында узды. Кайбыч районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, брифингтан соң: "Перзидент авызыннан шундый сүз чыккан икән, димәк, быел да субсидия булачак", диде.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: