Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин Россия Эчке эшләр министрлыгының Кайбычтагы бүлеге хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады

    "Хөрмәтле полиция хезмәткәрләре, эчке эшләр системасы ветераннары!

    Сезне район Советы, башкарма комитет, шәхсән үз исемемнән һөнәри бәйрәмегез белән кайнар котлыйм. Сез халыкның тынычлыгын һәм иминлеген, җәмәгать куркынычсызлыгын саклау буенча үзегезгә йөкләнгән бурычны намус белән үтисез. Тормыш сездән һәрдаим тәвәккәллек, батырлык, эшкә бирелгәнлек, салкын зирәк акыл сорый. Районда иминлекне тәэмин итүдә сез үзегездән зур өлеш кертәсез. Авыр һәм мактаулы хезмәтегез зур ихтирамга лаек. Бервакытта да югалып калмыйча, камилләшкән эш алымнары кулланып, кешеләр тынычлыгын саклауда аяусыз хезмәт куясыз. Киләчәктә дә хәвефсез яшәү, җинаятьләрне киметү, хокук тәртибен бозуларга юл куймау буенча тырышып эшләрсез дип ышанам. Закон таләбен бозучылар белән көрәштә үзегезнең һөнәри һәм гражданлык вазифагызны намус белән башкарасыз. Бәйрәм белән котлап, барыгызга да ныклы сәламәтлек, хезмәтегездә уңышлар, гаилә бәхете һәм иминлек телим".

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: