Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин: «Террорчылыкка каршы көрәш барыбызга да бәйле»

    Татарстанда террорчылык һәм экстремизм күренешләрен кисәтүгә җитди игътибар бирелә. Террорчылыкка каршы комиссия һәм Татарстанда хокук тәртибен тәэмин итү буенча координация советының Чистай шәһәрендә узган уртак утырышында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов шулай дип белдерде.

    Республика күләмендә узган әлеге чарада катнашкан район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин Кайбычта оешма- предприятиеләр җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары белән узган чираттагы планеркада утырыш эшчәнлеге турында сөйләде. «Без күпмилләтле Кайбыч районындагы матур традицияләрне саклап, алга таба да шул дуслыкны какшамас итәргә тиешбез», -диде ул. Авылларда шикле булган чит-ят кешеләр күренсә, аларның шәхесен, ни белән шөгыльләнүләрен ачыкларга кирәклеге турында да сүз булды. Балалар бакчалары, мәктәпләргә дә чит кешеләрне кертү рөхсәт ителми.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: