Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинның 1 сентябрь — Белем көне уңаеннан котлавы

    Бусагада 1 сентябрь - Белем көне. Бу көнне без яңа уку елы белән котлыйбыз, беренче кыңгырау, туган мәктәбебез, тугрылыклы сыйныфташларыбыз, олы йөрәкле укытучыларыбызны тагын бер кат искә төшерәбез.

    Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин шул уңайдан мәгариф хезмәткәрләре, укучылар, ата-аналарга, хезмәт ветераннарына котлау сүзләре белән мөрәҗәгать итте:
    Бу көннәрдә мәктәпләрдә, балалар бачаларында бәйрәм рухы сизелеп тора. Ел саен көтеп алынган Белем көне һәркемгә шатлык өләшә. Әлеге көн, балачак хатирәсе булып, һәрберебезнең күңел түрендә саклана торган көн ул. Иң матур кеше - белемгә омтылган кеше. Быел беренче мәртәбә парта артына утыручылар тырышып укысын, бетмәс-төкәнмәс белем хәзинәләрен ачсын. Кайгыртучан укытучыларга изге эшләрендә уңышлар һәм сабырлык юлдаш булсын. Укучыларны яңартылган мәктәпләр каршы ала, анда тирән белем бирү, уку-укытуны сыйфатлы итү өчен бөтен мөмкинлекләр дә тудырылган. Мәгарифне үстерүдәге юнәлеш дәвамлы булыр дип зур ышаныч белән әйтәм.Чөнки яшь буынны тәрбияләү көн кадагындагы мәсьәлә булып кала. Барыгызны да яңа уку елы башлану уңаеннан кайнар котлыйм, яңа ачышлар, хезмәт уңышлары, белем ачкычлары телим.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: