Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинның Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан котлавы

    Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин Халык­ара өлкәннәр көне уңаеннан котлау сүзләре белән мөрәҗәгать итте. Анда мондый юллар бар:

    «Хөрмәтле ветераннар! Кадерле райондашлар! Халык­ара өлкәннәр көне - төрле яшьтәге кешеләрне берләштерүче, өлкән буыннарның рухи кыйммәтләрен, гореф-гадәтләрне саклауга керткән өлешен искәртеп торучы бәйрәм. Бүгенге көндә дә без аларның тормыш тәҗрибәсе алдында баш иеп, өлкәннәрдән киңәш сорарга ашыгабыз. Шул ук вакытта өлкән кешеләр безнең кайгырту һәм игътибарга мохтаҗ. Без алар каршындагы җаваплылыкның нинди зур булуын аңлыйбыз. Сезне котлап, бөтен өлкән буын вәкилләренә фидакарь хезмәт, тәҗрибә, белем һәм зирәклек өчен рәхмәт белдерәм. Сезнең янда һәрчак яраткан балаларыгыз һәм оныкларыгыз, кайгыртучан туганнарыгыз һәм дусларыгыз булсын. Сезнең күңел юмартлыгы, яхшылык һәм ачык йөзегез безнең өчен һәрчак үрнәк булсын».

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: