Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинның хәрби бурычын илебездән читтә үтәгән россиялеләрне искә алу көне уңаеннан мөрәҗәгате

    15 февральдә хәрби бурычын илебездән читтә үтәгән россиялеләрне искә алу көне билгеләп үтелә. Әлеге көн уңаеннан район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин мөрәҗәгать белән чыкты:

    «Менә ничә еллар инде без бу көнне хәрби бурычын чит илләрдәге хәрби низагларны җайга салуда катнашуны таләп иткән урыннарда хезмәт иткән батырларны хөрмәтлибез. Әфган сугышы меңләгән совет солдатының гомерен корбан итте. Аларның дүртесе безнең Кайбыч төбәгеннән. Якташларыбыз, хәрби бурычны намус белән үтәп, антына тугры калды. Әфганстанда һәм Ватаннан читтә башка «кайнар урыннар» да һәлак булганнарның батырлыгы алдында баш иеп, без хәрби хәрәкәтләрдә катнашып, хәзерге вакытта исәннәр һәм һәлак булганнарның гаиләләре турында онытмыйбыз. 15 февральдә иртәнге сәгать унда Олы Кайбычта әфганчылар хөрмәтенә куелган һәйкәл ачыла. Ил-көннәребез тыныч булсын, барыгызга да ныклы сәламәтлек, җан тынычлыгы телим!»

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: