Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинның Кайбычның 25 еллыгы уңаеннан котлавы

    Әлеге фотода - район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин (уртада), районның беренче башлыгы Азат Хәнифәтуллин (сулда) һәм аннан соң дилбегәне үз кулына алган Җәүдәт Гаффаров белән

    Ямьле язларда оешкан Кайбычыбызның мөстәкыйль район булып оешуына 19 апрельдә 25 ел тула. Шуңа да апрель безнең өчен кадерле, уңышларны барлый торган ай ул. Әлеге кадерле бәйрәм уңаеннан район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин үзенең котлау сүзләрен юллый.
    - Хөрмәтле Кайбыч районы халкы, якташларыбыз! Моннан нәкъ 25 ел элек - 1991 елның 19 апрелендә ТССР Югары Советы рәисе Минтимер Шәймиев Указы белән оешкан районыбыз шушы еллар эчендә ныклап аякка басты, бүгенге көндә Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов алып барган курсны уңышлы дәвам итә. Кайбыч халкы фикерен күздә тотып, район оештыру турындагы фәрманга кул куйганы өчен без Минтимер Шәриповичка тирән рәхмәтлебез. Шушы еллар эчендә без бу карарның урынлы кабул ителүен эш-гамәлләребез белән расладык. Кайбыч хәзер бөтен инфраструктурасы булган районга әйләнде.
    Соңгы елларда район үзәге һәм авылларыбызның социаль йөзе танымаслык булып үзгәрде. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов фәрманы белән тормышка ашырылучы республика программалары ярдәме белән бездә Бөек Ватан сугышы ветераннары, аларның тол калган хатыннары, авыл хезмәтчәннәре, бюджет өлкәсендә эшләүчеләр өчен яңа йортлар, күп функцияле үзәкләр, модульле фельдшер-акушерлык пунктлары сафка басты, барлык мәктәпләргә дә капиталь ремонт ясалып бетте. Мәдәният йортлары яңартыла. Район үзәк сырхауханәсе шәһәрләр дә көнләшерлек итеп ремонтланды, җиһазлар кайтартылды. "Авыл табибы" программасы нигезендә врачлар кайтуы халыкка медицина хезмәте күрсәтүнең сыйфатын яхшыртырга мөмкинлек бирә. Бүген районыбызның кайсы гына авылына барып чыкма - һәр йортта газ яна, баганалардагы утлар урамнарны яктырта, өйләребезгә чиста су килә. Ә район үзәгендәге "Салават күпере" спорт-сәламәтләндерү комплексы, андагы бассейн кайбычлыларның гына түгел, күрше-тирә районнарда яшәүчеләр, ял көннәренә шәһәрдән кайтучы якташларыбызның да яраткан урынына әйләнде. Бу комплекста районыбызның барлык мәктәпләреннән дә укучылар физкультура дәресләрендә расписание нигезендә дә шөгыльләнә. Спорт мәйданчыклары да буш тормый, безнең яшь спортчылар Россия күләмендә узучы ярышларда җиңеп кайта, Татар­стан данын яклый.
    Авыл кешесе өчен иң мөһим мәсьәләләрнең берсе ул - юллар. Юлларны юкка гына тормыш артериясе дип атамыйлар. Бездә дә асфальт, вак таш җәелгән юллар ел саен төзелә. Узган ел иң авырткан урыныбыз - Надеждино авылына кадәр юл салынды. Кайбыч елъязмасындагы һәр яңа сәхифәгә сөенеп яшибез без.
    Кайбыч - саф авыл хуҗалыгы районы. Икмәк кадерен белүче игенчеләребез иген үстерә, терлекчеләребез табыннарыбыз мул булсын өчен тырыша. Әмма ирешелгәннәр чик түгел, әлеге тармакта башкарасы эшләребез байтак әле. Кече һәм урта бизнесны, фермерлыкны үстерү, шәхси ярдәмче хуҗалыкларга ярдәм итүне киләчәктә дә иң өстенлекле мәсьәләләрнең берсе дип саныйбыз. Матур эшләребез күп безнең. Әгәр дә Кайбыч районы оешмаган булса, бу төбәк бүген нинди хәлдә булыр иде икән? Мөгаен, бу дәрәҗәдә үк үсеш алмаган булыр иде.
    Татарстанның гүзәл почмагына урнашкан күпмилләтле Кайбычка киләчәктә дә бәхетле язмыш юрыйбыз. Безнең халык күпкә сәләтле. 25 еллык юбилеебыз котлы булсын, безгә әле Кайбычның бик күп юбилейларын үткәрергә насыйп булсын. Барыгызны да юбилеебыз белән котлап, сәламәтлек, ил-көннәребезгә тынычлык телим.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: