Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинның мөрәҗәгате

    Хөрмәтле Кайбыч халкы! 2016 елның 20 ноябрендә Кайбыч муниципаль районының барлык авыл җирлекләрендә дә үзара салым буенча референдум узган иде. Бу - бик мөһим вакыйга. Чөнки сайлаучылар исемлеге буенча авыл җирлекләрендә җыелган һәр бер сумга дәүләт тагын дүрт сум өсти. Үзара салым буенча дәүләт программасының дәвам итүенә шатланырга кирәк, авылларыбыз...

    Хөрмәтле Кайбыч халкы!
    2016 елның 20 ноябрендә Кайбыч муниципаль районының барлык авыл җирлекләрендә дә үзара салым буенча референдум узган иде. Бу - бик мөһим вакыйга. Чөнки сайлаучылар исемлеге буенча авыл җирлекләрендә җыелган һәр бер сумга дәүләт тагын дүрт сум өсти. Үзара салым буенча дәүләт программасының дәвам итүенә шатланырга кирәк, авылларыбыз яшәешен яхшы якка үзгәртү мөмкинлегеннән тулысынча файдаланып калу мөһим. Районыбыз көннән-көн үсә, яңа йортлар, спорт объектлары сафка баса, юллар төзекләндерелә, мәктәпләр, мәдәният йортлары яңартыла. Әлеге программаларның барысы да Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов теләктәшлеге белән тормышка ашырыла. Ә җирлек әһәмиятендәге күп кенә проблемаларны хәл итәргә нәкъ менә үзара салым акчасы ярдәм итә. Үзара салым программасында актив катнашкан барлык район халкына, якташларыбызга рәхмәтем зур. Бу безнең команданың бердәмлеген дәлилли. Кайбычыбыз алга таба да чәчәк атсын, туган җиребез матур булсын!

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: