Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинның әниләр көне уңаеннан котлавы

    Ел саен ноябрьдә Россия күләмендә Аналар көнен билгеләп үтәләр. Быел ул унҗиденче тапкыр уздырыла. Шул уңайдан район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин барлык аналарга котлау сүзләрен җиткерә.

    «Яшәешебезнең бизәге булган Аналар көне якынлашкан күңелле бер мизгелдә һәр ел саен бар җиһан җанлана. Әлеге искиткеч матур бәйрәм хатын-кызның иң изге бурычы - ана булуның бөеклеген тагын да тирәнрәк аңлау­га ярдәм итә. Чөнки әни кеше - чын мәгънәсендә ярата, көтә һәм ышана торган бердәнбер зат. Хәтта инде үсеп, кеше булгач та, күңелебез әле һаман әниебезнең җылы куллары иркәләвен тели... Әниләр гомерен, тырышлыгын, яратуын иң кадерле кешеләренә - балаларына багышлый. Районыбызда үрнәк аналар күп, без алар белән горурланабыз. Әни булу җиңел түгел, өстәвенә, ана бурычын бик күпләргә хезмәт һәм җәмәгать эшләре белән бергә берләштереп алып барырга туры килә. Сез, хөрмәтле аналар, һәрвакыт гаиләнең җаны, йорт учагын саклаучы булып каласыз. Иң зур теләгем: районда балалар күбрәк тусын, демографик хәлебез яхшырсын иде.
    Кайбычтагы барча аналарны ихластан бәйрәм белән котлыйм! Сезгә, кадерле ханымнар, иминлек, күңел җылысы һәм сөю-сөелү телим. Бәхетле һәм сөекле булыгыз!

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: