Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинның Яңа ел котлавы

    «Хөрмәтле кайбычлылар, районыбыз кунаклары!

    Олыбызга да, кечебезгә дә бердәй кадерле булган, эчкерсез, көтеп алынган бәйрәм - Яңа ел якынлаша. Ә Яңа ел - узылган юлга бер караш салу, башкарган эшләргә, кылган гамәлләргә йомгак ясау да, киләчәккә максатлар кору, туар таңнарга якты өметләр баглау да. Узып баручы ел нәтиҗәләренә күз салсак, куанырлык уңышларыбыз бар. Кадерле дуслар! Районыбызның барлык казанышлары - безнең уртак тырышлыгыбыз нәтиҗәсе. Күмәк эшкә үз өлешен керткән һәрберегезгә зур рәхмәтемне җиткерәм. Алда безне яңа эшләр һәм яңа үрләр көтә.

    Сезне Яңа ел һәм киләсе Раштуа бәйрәмнәре белән котлыйм. Яңа ел һәр йортка иминлек, гаиләләргә тынычлык, муллык һәм бәхет-шатлыклар китерсен иде! Сезнең һәрберегезгә рух ныклыгы, күңел көрлеге һәм сәламәтлек телим. Ил-көнебез тыныч, барыр юлларыбыз киң, туар таңнарыбыз имин булсын. 2016 нчы ел яңа бәхетләр белән килсен. Яңа еллар мөбарәк булсын!»

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: