Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Район башлыгы тормышыбызны уңайлы итүчеләрне – төзүчеләрне котлады

    Августның һәр икенче якшәмбесе Төзүчеләр көне буларак билгеләп үтелә. Бәйрәм уңаеннан район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин котлау сүзләре белән мөрәҗәгать итте:

    "Хөрмәтле төзүчеләр! Сезне һөнәри бәйрәмегез уңаеннан кайнар котлыйм! Төзүче һөнәре - җәмгыятьтә хөрмәткә һәм ихтирамга лаек һөнәрләрнең берсе. Бу - зур хезмәт кенә түгел, талант, язмыш та. Нәкъ менә төзүчеләргә үзләре артыннан һәркемгә күренерлек эз калдыру мөмкинлеге бирелә. Бүген Кайбычта төзүчеләр дәүләт әһәмиятендәге үтә катлаулы бурычларны тормышка ашыру хакына фидакарьләрчә эшли. Соңгы елларда безнең районда төзелешләр гөрли: күпфункцияле үзәкләр, спорт мәйданчыклары, башка мөһим объектлар, йортлар сафка баса. Төзүчеләр яңаны булдыру өстендә армый-талмый эшли. Сезнең кулларыгыз белән булдырылган һәммә нәрсә кешеләргә бәхет китерә, тормышларын уңайлы итә. Авыр һәм мактаулы хезмәтегез өчен рәхмәт сезгә! Төзелеш тармагында эшләүчеләргә һәм хезмәт ветераннарына чын күңелдән корычтай нык сәламәтлек, гаилә бәхете, хезмәт уңышлары телим!"

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: