Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Район башлыгы Троица уңаеннан котлау сүзләре белән мөрәҗәгать итте

    Православие динен тотучылар бу атнада изге Троица бәйрәмен билгеләп үтә. Шул уңайдан район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин котлау сүзләре белән мөрәҗәгать итте. Анда мондый юллар бар:

    «Троица бәйрәме борынгы әби-бабайлардан ук килүче йолаларның бүгенге көнгә кадәр саклануының ачык чагылышы. Ул Олы көннән соң җиде атна узгач, илленче көнне башланып китә. Әлеге бәйрәмгә туган якларына илебезнең төрле почмакларыннан ашкынып кайталар. Троица буыннардан-буыннарга дәвам итсен, яшьләр гореф-гадәтләрне хөрмәт итеп үссен. Районыбызда төрле конфессия вәкилләре дус-тату гомер кичерә. Милләтләр дуслыгы алга таба да ныклы булсын. Троица бәйрәме алдыннан Олы Подберезье авылында чиркәү ачылуы олы мәгънәгә ия. Әлеге чиркәүне ачу тантанасы бу атнаның шимбәсендә уза. Барыгызга да ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете, җан тынычлыгы телим».

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: