Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Район үзәк сырхауханәсе коллективының Гиппократ антына тугрылыклы табиблар икәнлегенә тагын бер кат инандык

    Бу дөньяда иң кыйммәтле нәрсә – кеше сәламәтлеге.

    Район үзәк сырхауханәсе коллективында Гиппократ антына тугрылык лы табиблар эшләвенә тагын бер кат инандык. Баш табиб Гөлнара Сафиуллина җитәкчелегендәге терапевтлар Гүзәл Абдуллаева, Гөлшат Магомедова яраткан әниебез Сәлимә Яруллинаны үлем тырнагыннан алып калдылар дисәм дә, һич арттыру булмас. Бу дөньдагы иң газиз кешебезгә тиешле медицина ярдәме күрсәткән барлык табиб, шәфкать туташларына, шулай ук санитаркаларга ихлас күңелдән рәхмәт сүзләремне җиткерәсем килә. Олы йөрәкле, алтын куллы табибларның һәрберсе алдында аерым-аерым баш ияр идем. Ак халатлы шәфкать ияләренең барысына да авыр, ләкин игелекле хезмәтләрендә уңышлар, гаилә бәхете һәм кеше өчен иң кадерлесе булган исәнлек-саулык телим!

    Рамил Яруллин, 
    Борындык авылы.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: