Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Районда “Кайбыч йолдызчыклары” бәйгесе үтте

    Бу атнаның дүшәмбесендә Балалар сәнгать мәктәбендә "Кайбыч йолдызчыклары" дип исемләнгән бәйге үткәрелде. Әлеге бәйге Кайбыч районы оешуның 25 еллыгы, Габдулла Тукайның тууына 130 ел, опера сәхнәсе йолдызы Галия Кайбицкаяга 110 ел тулу уңаеннан оештырылды.

    Бәйгенең максаты - сәләтле балаларны ачыклау, аларның башкару осталыгын яхшырту, мәктәбебезнең музыкаль һәм педагогик традицияләрен саклау. Бәйге нигезләмәсе буенча, укучылар "Соло", "Фортепиано", "Халык уен кораллары" (баян), "Вокал" һәм "Инструменталь ансамбльләр" номинация­ләрендә чыгыш ясады. Алар композиторларыбызның төрле характердагы ике әсәрен башкарырга тиеш иде, аның берсе - татар халык көе. Тамашачылар - балаларның әти-әниләре һәм укучылар үзләре. Чыгыш ясаучыларны мәдәният бүлеге начальнигы Рамилә Әбләзова, районыбыздагы музыка мәктәбенең беренче директоры Флера Фатыйхова, Олы Кайбычтагы "Миләшкәй" балалар бакчасының музыка җитәкчесе Лилия Вәлиуллина, Галия Кайбицкая исемендәге музей директоры Эльмира Сафина бәяләде. Җиңүчеләр белән сезне дә таныштырып узабыз. "Соло" (фортепиано, кечкенәләр төркеме): Нәргизә Кәлимуллина - беренче урын, Венера Хамматова - икенче урын, Азиза Гыйрфанова - өченче урын. Уртанчылар төркемендә: Ләйлә Зиннәтуллина - беренче, Адилә Гаттарова - икенче, Кадрия Таҗетдинова өченче урыннарда. Зурлар төркемендә: Илсия Хисамова - беренче, Ләлә Хөсәенова - икенче, Лия Петухова өченче урыннарда.
    "Соло" ("Халык уен кораллары", баян): Риназ Гомәров - беренче, Ислам Рәхмәтуллин - икенче, Раил Камалиев өченче урыннарда. Зурлар төркемендә: Булат Сибгатов - беренче, Рамил Гаттаров - икенче, Инсаф Хисамов өченче урында.
    "Соло" (Вокал", кечкенәләр төркеме): Ландыш Әүхәтшина - беренче, Азалия Җәләлетдинова - икенче, Альбина Гобәева өченче урында. Зурлар төркемендә: Аделия Садыйкова- беренче, Лилия Шамилова- икенче урында.
    "Инструменталь ансамбльләр"(фортепиано):кечкенәләрдән Азиза Гыйрфанова, Нәзлия Гыйр­фанова, уртанчылардан Адилә Гаттарова, Данияр Зиннәтуллин, зурлардан - Илсия Хисамова, Адилә Гаттарова - беренче, Ләлә Хөсәенова, Фирүзә Сабирова - икенче, Арина Макарова, Кадрия Таҗетдинова өченче урыннарда.
    "Инструменталь ансамбльләр", "Халык уен кораллары" (баян): кечкенәләрдән Ранис Әскәров, Ислам Рәхмәтуллин, зурлардан Ранис Гаттаров, Ранил Гаттаров, Илназ Шәмсетдинов, Булат Сибгатов беренче, Ранис Гаттаров, Ранил Гаттаров - икенче, Айназ Саттаров, Ринат Гарипов, Айрат Шәрәфиев, Ислам Юнысов өченче урыннарда.

    Бәйге җиңүчеләренә дип­ломнар, бүләкләр тапшырылды. Әлеге укучыларның җитәкчеләре Зөлфия Яруллина, Резедә Хисамова, Светлана Зиадиева, Розалья Тлепова, Рузилә Садыйкова. Аларга киләчәктә дә уңышлар юлдаш булсын.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: