Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Районда унөч көн эчендә 144 административ хокук бозу очрагына беркетмә төзелгән

    ЮХИДИ начальнигы Фирдүс Тимершин әйтүенчә, 13-26 март аралыгында районыбыз территориясендә 144 административ хокук бозу очрагына беркетмә теркәлгән.

    Шулар арасында иң күп тоткарланучылар - куркынычсызлык каешларын эләктермәүчеләр һәм мотоциклда йөргәндә шлем кимәүчеләр (31 очрак). Кайберәүләр дәүләт теркәү номерлары укымаслык, танымаслык хәлгә килгән транспорт белән идарә итә, шул сәбәпле, 26 кеше тоткарланган. Бик күп юл һәлакәтләре рөхсәт ителмәгән урыннарда каршы якка хәрәкәт итүче транспорт полосасына чыгу нәтиҗәсендә килеп чыга. Бу кагыйдәне үтәмәгән 17 кешегә беркетмә төзелгән. Балаларны транспорт чарасында йөртү таләпләрен үтәмичә, аларның гомерен куркыныч астына куючылар да очрый (13 очрак). Төзек булмау сәбәпле, куллану тыелган транспорт чарасы белән идарә иткән 13 кеше туктатылган. Иминиятләштерелмәгән транспорт белән идарә итү, тиеш булмаган урыннарда хәрәкәт итү тизлеген арттыру, юл аша чыгучы җәяүлеләргә юл бирмәү, административ штрафларны вакытында түләмәү кебек хокук бозу очраклары бар.
    - "Кайбыч таңнары" газетасы битләрендә, башкаларга сабак булсын дип, руль артына спиртлы эчемлекләр кулланган килеш утыручылар, аларга карата штрафлар, транспорт чарасы белән идарә итү хокукларыннан мәхрүм ителүләре хакында даими мәкаләләр биреп барабыз. Профилактик эшчәнлеккә зур игътибар бирәбез. Шулай да, сабак алмаучылар очрап тора. 23 мартта иртәнге сәгать 8 ләр тирәсендә Олы Подберезьеда "ВАЗ-2107" автомобиле хуҗасын туктаттык. Спиртлы эчемлек исе аңкып тора, ләкин медицина тикшерүеннән баш тартты. Аңа карата беркетмә төзеп, материалларны җәмәгать судына тапшырдык, автомобиле штрафстоянкага куелды, - диде Фирдүс Тимершин.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: