Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Райондашлар! «Әти-­әниеңне газетага яздыр!» акциясендә катнашыгыз!

    Редакция коллективы барлык кайбычлыларны «Әти-­әниеңне газетага яздыр!» акциясендә катнашырга чакыра. Икенче яртыеллык өчен матбугатка язылу буенча үткәрелүче әлеге акцияне "ТАТМЕДИА" акционерлык җәмгыяте игълан итте. Бу мөһим чараны Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков һәм күп кенә министрлар да хуплап, әти-әниләренә, пенсионерларга, балалар йортларына "ТАТМЕДИА" басмаларын яздырдылар. Алар сафына сез дә кушыла аласыз.

    Әти-әниләрегез, әби-бабайларыгызның район яңалык­лары, якташларыбыз тормышы турында хәбәрдар булуын теләсәгез, аларга район газетасына подписка бүләк итегез. Үзегез яннарында булмаганда, "Кайбыч таңнары" аларга иптәш булачак. Сездән аермалы буларак, өлкәннәрнең күбесе интернеттан файдаланмый. Якыннарыгыз өчен район газетасы чын дуска әйләнсен. Туганнарыгыз, якыннарыгызга да район газетасына подписка бүләк итә аласыз. Туган көнгә, гаилә бәйрәмнәренә дә шәп бүләк булачак бу. Әти-әниегезгә, туганнарыгызга подписка бүләк итү мизгелләрен фотога төшереп, редакциягә яки социаль челтәрләрдәге газетабыз төркемнәренә җибәрер­гә дә була.
    Исегезгә төшерәбез: ярты елга "Кайбыч таңнары"на язылу бәясе 597 сум.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: