Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Районның баш табибы бер төркем укучыны кабул итте

    Районның баш табибы Газимагомед Магомедов район мәктәпләренең бер төркем укучысын кабул итте. Юк, алар бирегә салкын тидереп тә, башка төрле чир йоктырып та килмәгән. Әлеге укучылар - булачак медиклар.

    Әлегә алар район мәктәпләренең чыгарылыш сыйныфларында белем ала. Баш табиб укучыларга табиб хезмәте турында сөйләп китте. Сырхауханәнең бүгенгесе белән таныштырды.

    - Эш шартлары да, коллективыбыз да бик әйбәт, мәктәпне тәмамлаганнан соң медицина уку йортларына кереп, үзебезгә эшкә кайтсагыз, һич үкенмәссез, - диде.

    Очрашуда баш табиб урынбасарлары Гөлнара Сафиуллина һәм Алмаз Алиуллин, шулай ук медицина университетының дүртенче курсында белем алучы Резидә Камалиева да катнашты.

    Табиблар сүзенә караганда, медицина уку йортында белем алу җиңел бирелми. Ләкин инде бөтен авырлыкларны җиңеп, кулга медик - табиб дипломын алуга берни җитми. Чөнки табиб - җир йөзендәге иң игелекле һөнәрләрнең берсе.

    - Бүген бирегә килгәнсез икән, сез инде зур адым ясагансыз, һәрберегезгә уңышлар телибез, - диде Гөлнара Сафиуллина.

    Соңыннан укучылар сырхауханә буйлап экскурсия ясадылар.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: