Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Районның бөтен мәктәпләрендә дә “Без ГТОга әзер” акциясе уңаеннан чаралар үтте

    Районның барлык мәктәпләрендә дә Бөтендөнья сәламәтлек көненә багышланган "Без ГТОга әзер" Бөтенроссия акциясе кысаларында чаралар үтте.

    Әлеге акция үсеп килүче буында спортка мәхәббәт уяту, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, мәктәп укучыларының физик әзерлек дәрәҗәсен күтәрү, яхшы нәтиҗәләр күрсәткән яшүсмерләрне ачыклау максатында уздырыла. Аның кысаларында мәктәпләрдә бәйге һәм викториналар, күңелле стартлар, күнегүләр, спорт бәйрәмнәре, класс сәгатьләре, гомуми дәресләр үтте. Акциядә педагоглар да актив катнашты. Алар күмәкләшеп бассейнга барды, волейбол уйнады, ГТО комплексы нормативларын үтәде. Шулай ук алар катнашында спорт уеннары, «Педагог һәм ГТО» дип исемләнгән түгәрәк өстәл артында сөйләшү, укучыларның сәламәтлеге турында әңгәмәләр үткәрелде.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: