Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Районыбыздагы иң яхшы мәктәп кайсысы?

    Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы республика районнарында узган уку елында белем бирүнең сыйфаты иң югары булган урта гомумбелем бирү мәктәпләрен ачыклады.

    Бу рейтингка безнең районнан сигез мәктәп кергән. Уку-укытуның сыйфаты, тәрбия эшләренең куелышы буенча иң яхшысы дип Олы Подберезье мәктәбе танылган, аларга 109 балл куелган. Бу мәктәптән соң рейтингта Федоровское (103 балл), Олы Кайбыч (103 балл), Хуҗа Хәсән (97 балл), Иске Тәрбит (95 балл), Чүти (93 балл), Олы Урсак (92 балл) мәктәпләре. Надеждино мәктәбенә 55 балл куелган. Рейтингны билгеләгәндә рус теле һәм математикадан БДИдан уртача балл, аттестатсыз калган укучылар исәбе, йомгаклау аттестациясендә 80 һәм аннан да күбрәк балл җыючылар саны, Бөтенроссия олимпиадаларының төбәк этапларында җиңүчеләр һәм призерлар исәбе исәпкә алынган.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: