Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Редакция – матбугатның туган йорты ул

    Кичә Татарстан матбугаты көне билгеләп үтелде. Матбугат дигәч, күз алдына кәгазь исе аңкып торган өем-өем газета журналлар килә. Аларның туган җире - редакция, әлеге оешманы мин матбугатның йөрәге дип атар идем. Биредә һәрвакыт хәрәкәт, җанлылык һәм иҗат рухы хөкем сөрә. Безнең редакциябездә дә шундый ук хәл - ишекләребезнең ябылганы юк,...

    - Сезнең җиңелләрдән булмаган хезмәтегез миңа бик таныш! - дип башлады ул сүзен. - Башлангыч сыйныфларда укыганда ук мин стена газеталары ясап, анда мәктәп хәбәрләрен яктырта һәм үзем төшергән фотоларны урнаштыра идем. Бишенче класста укыганда мәктәптә "Яшь хәбәрче" пункты оештырып, дүрт-биш укучы Апас районының "Йолдыз" газетасына фотолар белән бергә, Иске Тәрбит, Соравыл һәм Камыллы авылы яңалыкларын җибәреп тордык. Бу шөгыль безгә бик ошый иде, аның үзенә күрә бер стимулы да булды - безгә бераз акчасын да күчереп тордылар.
    Унынчы сыйныфны тәмамлаганда, Владимир Ивановка "Йолдыз" газетасыннан Казан дәүләт университетының журналистика факультетына укырга керергә юллама бирәләр. Яшь егеткә конкурсларсыз һәм имтиханнарсыз балачак хыялын тормышка ашыру мөмкинлеге туа. Ләкин язмыш аны башка юлдан алып китә. Кирәкле документларны җыеп, аларны тапшырырга баргач, дусты очрап, Владимир Ивановны физика факультетына укырга керергә күндерә. Университетны тәмамлагач, язмам герое Чаллыга китеп урнаша.
    - Балачак хыялымны тормышка ашырмасам да, минем журналистикага мәхәббәтем әле дә яши, бу һөнәр ияләренә мин хөрмәт белән карыйм, - диде Владимир Иванов.
    Әйе, журналистика - үзенә тартып торучы шундый сихри дөнья. Ул газета яисә журнал чыгару гына түгел, ул шул дөньяда яшәү, хезмәтең белән авыру дияр идем мин. Бу хисләр миндә урау юллар үтеп, Владимир Ивановтан аермалы буларак, балачак хыялым тормышка ашканнан соң уянды. "Газета чыгаруның нәрсәсе бар инде, язасың да - бетте, китте!" дияр күпләребез. Мин дә шулай уйлый идем, хаталанганмын икән. Бу хезмәтнең укучыга күренми торган зур көче дә бар. Вакыйга булган урынга барып, фотога төшерү әле ул зур эш түгел икән. Күргәннәреңне укучы күңеленә барып ирешерлек итеп сурәтләү, уй-фикерләреңне дөрес итеп җиткерә алу - болары инде тагын да зур тырышлык сорый. Кайчагында язганнарны әллә ничә мәртәбә яңадан "сүтеп җыярга" туры килә, чөнки үзеңә ошамаган әйберне укучы да кабул итмәячәген яхшы аңлыйсың. Язганнарны һәм язачак материалларны уйлап, төннәрен йоклый алмый яткан вакытлар да була. Зарлана дип уйлый күрмәгез, зинһар. Болар барысы да эшеңнән канәгать булу хисен тудыручы күңелле кичерешләр.

    Без матбугаттан барыбер аерылгысыз, күңелендә уй-фикер булган кеше, һөнәре буенча журналист булмаса да, аны язмыйча түзә алмый. Шөкер, безнең даими авторларыбыз, хәбәрчеләребез бар. Алар безнең терәгебез. Элеккерәк вакыт булса, каләмебезнең карасы бетмәсен, дип теләр идем. Хәзер компьютер заманы. Шулай булгач, замана техникасы төймәләренә басып, хәрефләр җыйганда, бармакларыбыз талмасын, күңелебездәге илһам чишмәсе беркайчан саекмасын!

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: