Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Республика көнендә Кайбычның Сабантуй мәйданы гөрләп торачак

    Татарстанның дәүләт бәйрәмнәреннән иң әһәмиятлесен - Республика көнен быел 30 августта 27 нче тапкыр билгеләп үтәбез. Бу көнне барлык район-шәһәрләрдә бәйрәм чаралары уза. Безнең хезмәт сөючән, күпмилләтле Кайбычта да 30 август көнне район Сабантуе мәйданы гөрләп торачак.

    Бәйрәм көндезге сәгать икедә мәйдандагы стадионда спортның төрле төрләре - мини-футбол, волейбол, пляж волейболы ярышлары белән башланып китә. Анда авыл җирлекләре һәм район үзәгендәге оешма-предприятие­ләр коллективлары җитезлектә көч сынаша. Сәгать дүрттә ипподромда ат чабышы уза. Бәйрәмне тантаналы төстә ачканнан соң, халык уеннары, спорт ярышларына старт бирелә, үзешчән сәнгать осталары чыгыш ясый, балалар өчен аттракционнар эшли, сәүдә гөрләячәк. Салют та була, яшьләрне дискотека көтә. Бердәмлек рухы, бәйрәмнәрне дә бергә күңелле итеп үткәрә белү Кайбыч халкына хас күренеш ул. Республика көненә рәхим итегез!

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: