Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Ринат Хәеров, Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Кайбыч районы халкын яңа ел белән котлый

    «Хөрмәтле Кайбыч районы халкы! Сезне якынлашып килүче Яңа ел бәйрәме белән кайнар котлыйм! Иске ел белән хушлашып, яңа 2016 елга аяк басабыз.

    Туган ягыгыз­ның динамик рәвештә үсешенең шаһиты булуыма чиксез бәхетлемен! Кайбыч районында социаль үсешнең төп программаларын гамәлгә ашыру, юллар төзү һәм төзекләндерү эшләре тулы күләмдә дәвам итә. Сезнең ирешкән уңышларыгыз чикләнмәсен, киләчәктә дә дәвам итсен. Яңа елда да бердәмлек белән эшләргә, иҗат итәргә язсын, нинди хыялларыгыз бар, барысы да тормышка ашсын. 2016 елга куелган максатларыгызга ирешерсез дип ышанам. Яңа ел тормышыбызга - муллык, йортларыбызга иминлек, һәркемгә бәхет китерсен. Яңа ел котлы булсын! Киләсе елның һәр көне районыгыз тарихына матур сәхифә булып язылсын!»

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: