Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Россия Эчке эшләр министрлыгының Кайбычтагы бүлеге начальнигы Рушан Хуҗинның һөнәри бәйрәм уңаеннан котлавы

    "Хөрмәтле хезмәттәшләрем, ветераннарыбыз! 10 ноябрь - батырлык һәм кыюлык, намус һәм хезмәт вазифасы көне.

    Полиция хезмәткәрләре - халык тынычлыгы өчен үз вакытларын, сәламәтлекләрен, ә кайвакыт хәтта гомерләрен дә аямыйча хезмәт итүче кешеләр ул. Һөнәри бәйрәмебез белән тәбрик итеп, ветераннарга аеруча зур рәхмәт сүзләремне җиткерәсем килә. Гаять бай һәм тирән тәҗрибәләре булган әлеге өлкәннәребез һәрвакыт яшьләр белән тыгыз элемтәдә тора, бүлек эшчәнлегенә үз өлешләрен кертүне дәвам итә. Аларның бетмәс-төкәнмәс энергиясе, максатчан булулары, үз эшләренә һаман да тугрылык саклаулары игътибар һәм хөрмәткә лаек. Бу көнне без арабызда булмаган хезмәттәшләребезне дә искә алабыз. Хөрмәтле хезмәттәшләрем! Намуслы һәм ару-талуны белмәс хезмәтегез, үз эшегезне үтәгәндә күрсәткән җаваплылыгыгыз өчен зур рәхмәт сезгә! Сезгә һәм гаиләләрегезгә иминлек, авыр, җаваплы хезмәтегездә уңышлар, сәламәтлек, күңел тынычлыгы, сабырлык, бәхетле якты тормыш телим".

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: