Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Рушания Лотфуллинаның Арча көллиятендә уку елларындагы маҗаралары

    Гомер буе күңелемдә саклап килгән гаделсезлек турында языйм, дип күпме омтылган идем, аннан, гомер үтте инде, ходай үзе дөресләсен, дип тә уйлап куйдым.

    Ниһаять, тәвәкәллим! Күңелемә тыңгы бирмәгән бер вакыйга турында сезгә дә сөйлим әле.

    Без, 15 яше тулган сабыйлар, укытучы булу теләге белән Арча педагогия көллиятенә килдек. Авылдашыбыз Зөлфиягә тулай торактан урын булды, ә без Зөбәрҗәт белән өч балалы (Алсу, Лилия, Гөлсем - исемнәрен үзгәртәм) гаиләгә фатирга урнаштык. Сәбәбе бик гади - азрак түлибез. Без биш бала: дәү абый армиядә, кечкенә абый белән апам - студентлар. Шулар өстенә мин дә кушылдым. Әле авылда энекәш тә укый. Хәзер уйлап-уйлап торам да аптырап китәм, барыбызны да укытырга әниләрнең көче ничек җитте икән ул?

    Икенче курсның беренче семестры ахырында булды бу. Сишәмбе Зөбәрҗәт укудан кайткач, әйдә, кибетләргә чыгып керик әле, ди. Йөреп кайттык. Ниләр алганны хәтерләмим. Зөбәрҗәт кайткач миңа, Рушания, минем акчам юк бит, 25 сум, апага (хуҗа хатынга шулай әйтә идек) әйтергәме икән, ди. Ничек инде әйтмисең, шулкадәр зур акчаны, дим. Ярар, апа эштән кайтты. Зөбәрҗәт акчасы югалуын әйтте. Апа, әйдә карта ачтырабыз, дип Зөбәрҗәт белән каядыр чыгып китте. Караучы, акча өегездә, үзегездәге хатын-кыз алган, дигән. Кем инде Зөбәрҗәтнең якыны, фатирдагы хатын-кыз? Әлбәттә, мин. Бөтен гаеп минем өскә төшеп калды бит! Бер атна "карак" исемен күтәреп йөрдем. Атна буе хуҗаларның олы кызлары Алсу (аңа 10 яшь кенә иде әле) дәрес әзерләгәндә каршыма килә дә, без каракның кем икәнен беләбез, тик ул һаман үзе урлаганын әйтми, дип йөрәгемне телгәләп утыра иде. Хуҗа хатын шунда аңа бер сүз дә әйтмәде. Хурлыгымнан фатирны алыштырыйммы әллә дигән теләк һәм үз-үземә кул салу уе да булды. Шул уй белән Арча урамнарын күпме әйләндем! Барысы да - әти, әни, туганнар күз алдымнан китмәде ул чак. Алар кеше күзенә ничек күренер икән, минем белән кеше башына сыймаслык гамәл булса? Күршедәге укытучым Кадрия Хәнәфиева (без укытучылар тулай торагында тордык) да зур ярдәм итте: син гаепле булмагач, башыңны югары тотып йөр, кайчан да булса бер килеп чыгар әле, дип, миңа көн саен рухи ярдәм итеп торды.

    Чәршәмбе кич дәрес әзерләгәндә Зөбәрҗәт Лилиянең сумкасына үрелде. Тик Лилия, йөгереп килеп, сумканы Зөбәрҗәт кулыннан тартып алды һәм китабын үзе бирде. Алар безгә башлангыч сыйныф китапларын сумкаларыннан алырга рөхсәт иткән иде. Минем күңелемдә, акча бу сумкада түгелме икән, дигән шик туды. Зөбәрҗәт тә шулай уйлаган икән. Тик без сабыйлык белән хата эшләгәнбез, сумканы шул вакыт ук ачып карарга кирәк булган. Без аны төнлә, барысы да йокларга яткач кына ачып карадык. Ә анда!!! Безнең югалган ручкалар, яңа дәфтәр, блокнотлар, пальто якасына куя торган ясалма чия, карлыган һәм 12 сум 84 тиен акча! Апаларны уятып сумкадан чыккан әйберләрне күрсәттек. Апа әйтүе буенча, сумкага бу әйберләрне дә мин тутырып куйган булып чыктым!!! Ул "Подсунули!" диде. Мин Зөбәрҗәткә: "Зөбәрҗәт, синең миннән шикләнергә хакың бар, тик ышан, миндә кеше әйберенә тия торган гадәт юк. Мин алмадым", - дидем. Ул дәшмәде. Татарның мәкале бер "Урлаган бер гаепле, урлаткан мең гаепле" - һәркем аның өчен карак.

    Якшәмбе авылга кайтмадык. Дәрес әзерләп утырганда ишек ачылып китте һәм нәни кул бүлмә эченә нәрсәдер атты. Ул уртанчы кызлары Лилия иде. Бу хәлне мин һәм апа күрде. Апа, иелеп, ул әйберне кулына алды һәм миңа карап куйды. Бу бик кыйммәтле брошь иде. Күзләр очрашты. Мин дәшмәдем, апа брошьны алып чыгып китте. Хуҗаларын табып кертеп биргән. Кием шкафы өстендә тора иде ул минем, дигән брошь хуҗасы. Шуннан соң абый (фатир хуҗасы) минем яныма килде дә, сеңлем, хәзер акчаны кем алганын белдек, гафу ит инде, диде. Апа, чәчрәп килеп, син ни эшләгәнеңне беләсеңме соң, кызыңның битенә гомерлек кара пәрдә ябасың бит, дип аны битәрләп ташлады. Тулай торакта вахтада утыра иде апа. Бөтен тулай торак минем карак икәнен белгән, минем күз ачып сөйләшерлегем дә калмаган вакытта, икенче атнаның пәнҗешәмбесе көнне фатирга кайтып ишектән керүемә апа каршыма килеп, акчаны таптык бит, диде. Мин өнсез калдым. Рухым сынарга күп калмаган иде инде, ниһаять, табылган!!! Лилиягә ул чак 7 генә яшь иде. Түзмәгән, сеңлесе Гөлсемгә, мин тимераяк алдым, әйдә, күрсәтәм, дип әйткән. Ботинкалы тимераякка кызыккан мескен бала. 25 сумлык белән универмагтан нәкъ ун сумга тимераяк алган. Аны әти-әнисенә әйтергә куркып, ишек алдындагы утын әрдәнәсенә кыстырып куйган, ә калганнарына уку кирәк-яраклары алган. Апа тимераякны кире илтеп биреп, акчасын алган. Зөбәрҗәткә акчаны тутырып биргәнме, юкмы - белмим.

    Мин аңлыйм: бала кызыккан, тимераяклы буласы килгән, әти-әнисенең алып бирергә мөмкинлеге булмаган. Әни кеше үз баласын канатларын җәйгән кош кебек яклап чыккан. Тик бер нәрсәне бүгенге көнгә кадәр аңламыйм: мин дә бит кемнеңдер газизе ләбаса! Ни өчен ул миннән, сеңлем, сиңа күп кичерергә туры килде инде, безне гафу ит, дия алмады икән? Бу язма "Ватаным Татарстан" да чыккач, Арча педагогик көллиятне тәмамлаган берәү шалтыратып: "Рушания, бу - шулармы? - диде. Фатирда әйберләрен калдырып урамга чыккан арада аларның да чемоданнарыннан шактый әйбер - уку кирәк- яраклары, ризыклар "аякланып" шкафка кереп утырган булган...

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: