Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Сабан туенда иң мавыктыргыч ярышларның берсе – ат чабышлары

    Быелгы бәйрәмдә 15 ат катнашты. Иң элек старт сызыгына авыл атлары басты.

    Бу төркемдә дүрт ат җитезлектә көч сынашты. Шулар арасыннан Бәрлебашы авылыннан 11 класс укучысы Данис Әскәров (Вихрь кушаматлы атта) һәм Кыр Буасыннан Николай Лебедев (Шайтан) финалга узды. Икенче заездда ярымнәселле атларда биш ат катнашты. Алар арасыннан өч ат финалга чыкты: Бәрлебашыннан Ирек Фәхриев (Орлик), Яшел Үзән районының Танай авылыннан Әнис Әдиятуллин (Карлыгач), Кошман авылыннан Шәфкать Хәмидуллин (Буян). Өченче заездда нәселле атларга старт бирелде. Алар алты ат иде. Нәселле атлардан Танайдан Динар Габсаттаров (Астраль) беренче килде. Рамил Закиров атында җайдак Виктория Оливер (Дикада) финиш сызыгын икенче булып үтте. Өченче урынны “Родина” хуҗалыгыннан Рафаэль Усманов (Парламент) алды. Финал ярышында Ирек Фәхриев – беренче, Данис Әскәров – икенче, Әнис Әдиятуллин өченче урынны яулады. Аларның барысына да акчалата бүләк тапшырылды. 
    Башка еллардан аермалы буларак, быелгы Сабан туенда Рамил Закировның Галимхан кушаматлы татар аты да (җайдагы Даниил Алексеев) катнашты. Хәзерге вакытта республикабызда татар атлары үрчетүгә өстенлек бирелә. Аларны күпләп асраучыларга дәүләт ярдәме дә каралган. Рамил Закировтан әлеге атның кайсы яклардан алынганы белән кызыксындым.
    - Башкортстанда татар һәм башкорт атларын күпләп үрчетүче буларак танылган милләттәшебез Хәсән Һидиятуллин яши. Бу атны аның хуҗалыгыннан сатып алдым. Ул татар, башкорт атлары үрчетү белән күптән шөгыльләнә, бүгенге көндә аның атлары бер мең баштан да күбрәк. Бу ат әлегә яшь, алдагы елларда Сабан туйларында ул үзен күрсәтер дип өметләнәм, - диде Рамил Мансурович. 

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: