Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Сабантуйда ире өчен үч алган Батыр Сабира

    Моннан чирек гасыр элек безнең Аккошлы авылы Сабан туенда булып узган гайре табигый, әмма иллә дә кызыклы бер вакыйга, келт итеп исемә төште бит әле, дуслар. Сыер дуласа, аттан яман, диләр. Хатын-кызның ачуын чыгарсаңмы?! Моңарчы авылның йөзек кашы саналган булдыклы гаилә терәгенең, җитмәсә, газиз балалары әтисенең бөтен кеше алдында абруе...

    Сабантуйга ни җитми?!
    Аккошлыда тирә-юньне дер селкеткән ике батыр яши иде. Пәһлеваннарның берсе ­­­­- Әсрар, икенчесе Рәхим исемле. Әсрар абыйның кәнүшнидәге нәсел айгырын күтәреп, халыкны шаккаттыруы хакында әлегәчә тел шартлатып сөйлиләр. Елның-елында Сабантуй җиттеме, шушы ике батыр турында сүз куера башлый. Быел кем җиңәр? Алыпларның кайсы өстен чыкса да, аккошлылар ризасызлык белдермәячәк, әлбәттә. Бу гаярь ирләрнең икесе дә шушы авыл чирәмендә тәгәрәп үскән, Аныстау чишмәсенең шифалы суын эчкән, Сәет бабай үзәненең телеңне йотарлык тәмле каен җиләген кушучлап сыпыртып, Утташ чатының туклыклы чикләвеген туйганчы бүсеп, кара туфраклы Симәки басуында үскән хуш исле арыш икмәген умырып ашап көч җыйган. Армиягә барып, ил алдындагы бурычларын үтәп кайткач, кендек каннары тамган нигездә төпләнеп, җир җимертеп эшләп, авылдашларына һәрдаим игелек күрсәтеп яшәүче шәп кешеләр алар. Берсе - булдыклы хуҗалык бригадиры булса, икенчесе -алдынгы шофер.
    ...Ул елны, күз текәп көтсәк тә, ни сәбәпледер Әсрар абый Сабантуй мәйданында күренмәде. Искиткеч зур тырышлык куеп, читтән караганда җиренә җиткереп әзерләнгән асыл бәйрәмгә ниндидер ямь җитмәгәндәй тоелды. Көрәш кызганнан-кызып, финалга җитәр алдыннан, аксакаллар мәйданны ташлап чыгып китә башлады:
    - Тьфү, Сабантуймы инде бу? Адәм ыстырамы... Без бала-чага әүмәкләшүен карарга килмәгән лә...
    Корыч кебек нык, уйнаклап торган тыгыз мус­куллы, кояшта янып чуен төсенә кергән беләкләре кершәндәй ак футболкасына чак сыешкан Рәхим абый, гадәтенчә сүрән генә елмаеп, мәйдан читендә таптангалап, күңелсезләнеп торды. Аңа каршы чыгарга берәү дә җөрьәт итмәс кебек иде.
    Көрәшмичә тәкә
    алмыйлар
    Ул заманда авыл Сабан туенда көрәшчеләрнең авырлык үлчәвенә әлләни игътибар бирүче булмаса да, халык үзе сайлап куйган кәмиссия әгъзалары, элеккедән килгән язылмаган кануннарны бозмый, хәрәмләшүгә юл куймый, эчке тәртипне яхшы сак­лый, чама хисен һич кенә дә югалтмый, шунлыктан ихтирамга лаек иде.
    Көрәш мәйданы боҗрадай кысыла барды, буын ныгытып килүче яшь җилкенчәк берсен-берсе сыртына салырга азапланды. Арада шактый өметлеләре күренгәләп китсә, халыкның канын кыздырырлык, барчабызны "аһ!" иттерер­лек чын Алыплар алышы түгел иде әле ул. Быел кем батыр калыр? - дигән уй беребезгә дә тынгылык бирмәде.
    Ниһаять, ныклы салмак адымнар белән Рәхим абый уртага керде. "Җә, кайсыгыз миңа каршы чыгарга җөрьәт итә инде?» - дигәндәй, сынаулы караш ташлап, яңарак кына көрәшеп чык­кач, мәйдан читендәге чирәмдә хәл җыеп утырган "яшь әтәч"ләрне күздән кичерде. Имән ботагыдай нык беләгенә урап тоткан кызыл башлы сөлгесен мәзәк кенә һавада уйнатып алды, авыз чите белән елмаеп куйды. Кәмиссиядәгеләр бер-берсенә карашты, мыдыр-мыдыр килде, тиз генә үзара киңәшләште булса кирәк. Менә мәйдан аксакалы Фәйзерахман бабай торып басты. Бераз карлыкканрак, әмма көр тавыш белән:
    - Җәмәгать, нишлибез? Беренчелекне Рәхимуллага бирәбезме? - дип сөрән салды. - Алыпбатырга каршы чыгарып, яшьләрне күрәләтә имгәттереп булмый бит инде...
    Сабантуйга җыелган халык, бермәл тын калды, әмма исенә килеп, умарта күчедәй гөҗләргә кереште. Бормаланып агучы Аккош инешенең бөдрә таллар белән уратып алынган чәчәкле тугае өстендә:
    - Көрәшмичәме?
    - Тәкәне эшләп алсын!
    - Алай дөрес түгел!
    - Әсрар кая олаккан соң!? Ул чыксын! - дигән ярсулы тавышлар яңгырады.
    Бу табышмакның җавабы минут эчендә табылыр дип кем уйлаган? Әкияттә җир астыннан үсеп чыккан Гыйфриттәй, уйламаганда- көтмәгәндә, мәйдан уртасында кырыс йөзле, алагаем зур гәүдәле ят кеше пәйда булды. Тазалыгы ягыннан ул да үгез муенлы безнең авыл батырыннан һич кенә дә ким түгел иде.
    - Тагай батыры! Безнең авыл кияве, - дигән чыш- пыш, шаян җил тизлегендә, мәйдан буйлап еландай шуышып узды.
    Ике баһадир, билләрен сөлге белән уратып тоткан хәлдә, озак кына бер- берсен изрәтте-йончытты. Әллә күтәреп алып аркага салырга көчләреннән килмәде, бәлки шул рәвеш­ле бер-берсенең мөмкинлеген сынап, уңайлы мизгелне көтткәннәрдер, анысы безгә билгеле түгел иде. Мондый кыланмыш матур, чиста көрәш карарга күнеккән халыкның саруын кайнатты.
    -Нәрсә кабак кәлҗемәседәй җебеп төштегез?
    - Җитте сезгә, тәкәләрдәй сөзешеп йөрергә! Чынлап торып көрәшә башлыйсыз­мы-юкмы?
    - Кәмит куя бит болар, пнимаешь! Тапканнар шөгыль…
    Көрәшчеләргә дәрт биреп, әйдәкләп торган авазлар ешайды:
    -Рәхим, бирешмә, туганкай! Алып бәр! Күрсәт аккош­лыларның кемлеген!
    - Илдус, билен ныграк кыс, билен!
    - Җирдән кинәт йолкып ал!
    - Кияү, балакай, сынатма! Сыртына сыла!
    Хәрәмләшү килешми
    Мәйданны уратып алган бала-чага, ир-ат турында әйтәсе дә юк, хәтта беркадәр читтәрәк ярымай ясап тезелешеп торучы, кашыгы-суы белән йотарлык чибәр кызларның, дәртле яшь киленнәрнең кызыксынулы карашы баһадирларның һәр хәрәкәтен күз уңыннан ычкындырмаска тырышты. Мизгел эчендә нидер булды. Рәхим абыйның бурлаттай кызарынган йөзенең, бик нык авырту кичергәндәге шикелле чытылып, калын иренле зур авыз кырыеның, ямьсезләнеп, бер якка кыйшаюын ап-ачык итеп күреп алдым. Әйтерсең лә, ул искәрмәстән күгәрек кадакка яланаяк китереп баскан. Андый чакта күздән очкыннар сибелә. Рәхим абый сабыр холык­лы, чыдам, кыен чакта авызыннан кирәкмәгән сүз ычкындырмый торган ипле кеше ул. Теге нәгъләт астыр­тын гына көндәшенә ниндидер кара этлек эшләде, ахрысы, дип уйлап өлгерә алмадым, көрәшчеләргә якынрак утырган Гыйльмулла абзый, күк күкрәгән тавыш белән:
    - Кунак булсаң, тыйнак бул! Хәрәмләшмә! Тезең белән Рәхимулланың касыгына кадап алганыңны күрмәделәр дип уйлама! - дип тамак ярды.
    Шул мәлдә бөтенебезнең күз алдында йөз утыз килолы батырыбызның аяк­лары җирдән аерылды, ул "дыңк!" итеп, иңбашы белән җиргә килеп бәрелде, шартлап ботак сынгандай тавыш мәйдандагыларга аерымачык ишетелде. Рәхим абый, гадәтенчә, җәлт кенә сикереп тормады, гәүдәсе җыерылып килде, йөзе белән җиргә капланды. Мәйдандагы кешеләр, ихластан борчылып, берсен-берсе бүлдерә-бүлдерә:
    - Бетерде ләгыйнь!
    - Күрәләтә кулбашын сындырды!
    - Печәнгә төшәргә торганда, авылның иң шәп шуфирын эштән чыгарды!
    - Дөрес җиңү түгел бу! Сыртына сала алмады! - дип кычкырды.
    Батыр иңенә салыначак йөз дә ун килолы тәкәнең читкә китүеннән бигрәк, Аккошлының ничәмә-ничә гасырдан бирле ата-бабадан мирас булып буыннан -буынга тапшырылып килгән Батырлар авылы дигән данын саклап калып булмавы күпләрнең җанын ачыттырды, җиңелү хурлыгы күзләргә яшь китерде.
    Булдырды Сабира!
    Күз ачып йомган арада, Рәхим абыйның алагаем зур гәүдәле хатыны - сыер савучы Лакан Сабирасы, ядрәдәй атылып мәйдан уртасына керде. Гаҗәпләнүебезгә каршы, ул чирәмдә ыңгырашып яткан ире янына чүмәшмәде, ә яман җилләнеп, лап-лоп атлап, җиңелгән көндәшеннән берничә адым читтә масаеп басып торучы кияү каршына килде дә, искәрмәстән аны бөтереп алып, мизгел эчендә шап иттереп сыртына салды. Сөенечтән күңеле мәтәлчек аткан халык эче катып көлергә кереште:
    - Ха-ха-ха!
    - Хи-хи-хи!
    - Менә ичмасам җиңү!
    - Чиста!
    - Булдырдың, Сабира!
    - Вәт әкәзия! Сөлгесез- нисез бит!
    - Күрми дә калдым, Сабира кияүнең кай төшеннән эләктереп күтәрде соң ул? - дип аптырады кәмиссия рәисе Фәйзерахман аксакал.
    Мәйдан гөрләтеп кул чапкан арада, хатын туп-туры кызу кояш астында әлсерәп яткан тәкәгә таба китте. Малкайны ялт иттереп иңенә күтәреп салды да, башын югары тотып, ире янәшәсенә килеп басты. Кәмиссиядәгеләр аны-моны әйтеп өлгергәнче, бөтен кешене шаккаттырып, үтә дә горур кыя­фәттә, эре адымнар белән мәйданнан чыгып китте.
    Сабантуй бүләге - симез тәкә, ә иң мөһиме - җиңүче титулы туган авылым Аккош­лыдан читкә китмәде. Шул көннән соң, Рәхим абыйның моңарчы Лакан Сабирасы кушаматын йөрткән, чая- дуамал, әмма бик булдыклы хатынына, лаеклы рәвештә Сабира Батыр тәхәллүсе тагылды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: