Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Сак булыгыз: көзге боз да алдаучан була!

    Көзге-кышкы чорда сулыкларда куркынычсызлык таләпләрен үтәмәү аркасында ел саен суда уннарча кешенең, шул исәптән балаларның гомере фаҗигале төстә өзелә.

    Көзге боз көзге калынлыгы гына булса да ышан, дисә­ләр дә, көчле салкыннар башланмыйча сулыкларда боз ныгымый. Кичке һәм төнге вакытта боз зур булмаган авырлыкны чыдата, ә көндезләрен кояш нурлары тәэсирендә ул көпшәкләнә, йомшаклана. Беренче боз хасил булу белән балаларның хоккей уйнау һәм шугалакта шуу теләге барлыкка килә. Ата-аналар балаларын караучысыз елга буена җибәрмәсеннәр иде. Һәммәбезгә дә игътибарлы булу һәм куркынычсызлык кагыйдәләрен төгәл үтәү мөһим.

    Шул сәбәпле, Федоровское авылындагы янгын сүндерү пункты хезмәткәрләре тарафыннан мәктәпләрдә укучылар белән профилактик әңгәмәләр үткәрелә. Аның кысаларында "Юка боз куркыныч", "Боз катламы булган сулык­ларда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре һәм куркыныч туган очракта коткару чаралары" дигән темага роликлар күрсәтелә. Шулай ук укытучылар һәм мәктәп хезмәткәрләре белән куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәү, балаларның гомерен һәм сәламәтлеген саклау, аларны боз ныгыганчы сулыкларга керүне тыю буенча инструктажлар үткәрелә.

    Шуны истә тоту мөһим: сулыкларда боз тигез барлыкка килми, бер урында ул калынрак, икенче җирдә нечкәрәк була. Аның калынлыгын аяк белән тибеп тикшерергә ярамый, таяк яи­сә пүлән белән суккач су чыкса, димәк, боз өстендә йөрергә ярамый. Бер кеше өчен бозның калынлыгы җиде сантиметрдан да ким булмаганда куркынычсыз, шугалак ясау өчен - унике, җәяүлеләр чыгып йөрү өчен унбиш сантиметрдан ким булмаска тиеш.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: