Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Сак булыгыз, Яңа ел!

    Ниһаять, декабрь аена да кердек. Тиздән Яңа елны каршы алачакбыз. Аннан озакка сузылган Яңа ел каникуллары башлана. Бәйрәмнәр, каникуллар беребезгә дә күңелсез хәлләр китермәсен өчен, алдан ук саклык чаралары күрү хәерле. Гомумән, янгыннардан һәрдаим сакланырга, профилактик чараларны вакытында күрергә кирәк.

    Янгыннар, ни кызганыч, күзәтелеп тора һәм алар тормышыбызга зур зыян сала, фаҗигаләргә китерә. Кайбер мисалларга тукталып узыйк. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча идарәсе хәбәр иткәнчә, агымдагы елның 25 ноябрендә 13 сәгать 25 минутта Минзәлә шәһәренең Социалистик урамындагы йортларның берсендә янгын чыгуы хакында хәбәр итәләр. Янгын сүндерү машиналары фаҗига урынына барып җиткәндә йорт тәрәзәсеннән куе кара төтен чыгуы, ялкын телләре дә күренә. Йорт хуҗасы эштә була, ә хуҗабикә көндезге беренче яртылар тирәсендә җиде яшьлек кызын мәктәптән каршы алырга китә, ә ике һәм дүрт яшьлек балаларын өйдә бикләп калдыра. Дүрт яшьлеге кулына шырпы ала һәм шаяра башлый. Нәтиҗәдә, кәнәфигә ут каба. Ул куркудан энесен җитәкләп өйалдына чыга, әмма әниләре өстән бикләп киткән була. Әле ярый янгын сүндерүчеләр вакытында килеп җитә һәм сабыйларны коткара.
    Шундый аяныч хәлләр булмасын өчен, балаларны өйдә үзләрен генә калдырмаска, шырпыны ераккарак яшерергә кирәк.
    Әйткәнемчә, балаларның кышкы каникуллары якынлаша. Аларның олылар күзәтүеннән башка питарда, бенгаль утлары, төрле шартлаткычлар белән уйнауларын тыю мөһим. Ут белән саксыз эш итү аркасында фаҗига булуы ихтимал. Укытучылар балаларга каникул көннәрендә урамда, өйдә, җәмәгать урыннарында үз-үзләрен дөрес тоту, шырпы, башка төрле ут чыганак­лары белән уйнарга ярамаганлыгы турында сөйләргә бурычлы.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: