Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Салават Халиков: “Кулланучылар кооперациясе көне котлы булсын!”

    6 июльдә Халыкара кулланучылар кооперациясе көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан Мәлки кулланучылар җәмгыяте рәисе Салават Халиков хезмәттәшләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлый.

    “Хөрмәтле хезмәттәшләрем һәм ветераннарыбыз! Сезнең барыгызны да Халыкара кулланучылар кооперациясе көне белән кайнар котлыйм. Һөнәри бәйрәмебез уңаеннан ныклы позиция һәм даими инвестицияләр, эшлекле элемтәләр һәм коллективта бердәмлек, кызыклы идеяләр һәм төрле күңелле чаралар, югары күрсәткечләр һәм уртак җиңүләр телим, – диелә әлеге кот-лауда. – Алдыбызда торган барлык бурычларны да бергәләп хәл итәрбез, киләчәгебезне өметле итеп күрәбез. Сатып алучыла-рыбызга зур финанс мөмкинлекләре телим. Республика һәм район җитәкчелегенең финанс-матди һәм мораль ярдәме белән әлеге өлкәдә эшләүчеләрнең хезмәте киләчәктә дә лаеклы бәяләнер дип уйлыйм. Бәйрәмебез котлы булсын!” 

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: