Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Салтыйганның бриллиант туйларын бәйрәм иткән күркәм пары

    Шушы көннәрдә Салтыйган авылында яшәүче Әминә һәм Вәгыйз Мусиннар бриллиант туйларын билгеләп узды. Аларның никах туйлары үткәнгә нәкъ 60 ел.

    Без, бер урамда үскән биш кыз, бүләк алып, туганнарының һәм балаларының сөенечләрен уртаклашырга кердек.
    Вәгыйз абый белән Әминә апа
    Күпне күргән - михнәт чиккән.
    Алар - сугыш чоры балалары
    Мәңге хәтерләрендә шул чаклар.
    Ничек җәфа чиккәне,
    Бәхетле яшьлек елларын
    Сугыш алып киткәне
    Хәтерендә Вәгыйз абыйның.
    Канлы сугыш беткәне,
    Зарыгып газиз әтисенең
    Кайтуларын көткәне.
    Кызганыч, әтиләренә туган җиргә әйләнеп кайтырга насыйп булмаган.
    Хәтерлиләр 1955нең
    Көзге матур көннәрен.
    Гаилә корып, йөрәкләрнең
    Бергә кушылган мәлен.
    Алар алсу йөзле, елтыр күзле дүрт бала үстерде. Туган илгә лачын кебек батыр ул да бирделәр.
    Алны, ялны белмичә,
    Алар хезмәт иттеләр.
    Менә шундый матур чакның
    Килүен бик көттеләр.
    Матур парлар булдылар,
    Үрнәк гаилә кордылар.
    Җил-давыллар булмый тормый,
    Сабыр итеп җиңделәр.
    Олы бәхет таптылар
    Алар һәр эшләрендә
    Ямьле Салтыйган җирендә.
    Тырыш авыл егете, уңган авыл кызы була алар. Вәгыйз абый машинада, Әминә апа төрле эшләргә йөрде. Көнне-төнне белми хезмәт итә алар. Шуның өчен медаль һәм Мактау кәгазьләре белән бүләкләнәләр. Вәгыйз абый - "1969 елгы социалистик ярыш җиңүчесе», Әминә апа1950 елда Мактау кәгазенә лаек булган.
    Гаиләнең горурлыгы, уллары Фәрит яшьтән ук тракторга утырды, җәйге айларда комбайнда эшләде. Хәзер инде ул лаеклы ялда. Фәрит гел алдынгылар сафында булды. Алдынгылар слетларында да аның урыны гел түрдә, бүләкләргә күмделәр.
    Кызлары туган нигезне онытмый, яратып кайталар.
    Төп нигездәге килен Сәвия­не дә бик яраталар һәм хөрмәт итәләр. Тулы канлы тормыш белән яши алар.
    Ун мең парның тик берсенә
    Бриллиант туй насыйптыр.
    Ходай күпме гомер бирсә,
    Бергә яшәргә язсын.
    Бриллиант туй булса булсын,
    Тик соңгы туй булмасын!
    Менә шундый матур пар яши безнең Салтыйган авылында. Мондый гаиләләр яшьләргә үрнәк ул. Тормышларын бергә башлап җибәрүче барлык парлар да әнә шулай бриллиант туйларына кадәр җитсен иде.
    Гөлсинә Камалова,
    Салтыйган

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: